ПАВИЛЬОН и. фр. 1) Бакчаларда, паркларда гадәттә ял итү өчен бизәкләп эшләнгән җиңел корылма. Читтәге павильоннарда сыра, кымыз, тәмле-томлы нәрсәләр саталар. А.Расих. Ә хәзер монда ял итүчеләргә өсте ябулы ике павильон хезмәт күрсәтә һәм юллар ремонтлау бара. Кама ягы 2) Күргәзмә, сәүдә экспонатларын урнаштыру өчен төзелгән зур, ләкин гади корылма. 1937–1941 елларда Б.Урманче Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең төрле павильоннарында нәкышь һәм скульптура эшләрен башкара. К.Миңлебаев. Павильон корырлык бина юк... Р.Батулла. Технополисның беренче павильоны шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга арендага бирелде, икенче павильон файдалануга тапшыру алдында. Шәһри Казан 3) Кино яки видеоклиплар төшерү өчен җиһазландырылган корылма. Фильмның 30–40 проценты гына павильонда төшә ләбаса. Сәхнә. Павильонны кино төшерү өчен әзерләргә кушылды |