ПАВИАН и. нем. зоол. Мартышкасыманнар семьялыгыннан Африкада һәм Гарәбстанда яши торган эре гәүдәле, озынча танаулы маймыл; эт башлы маймыл. Ата павианнарның баш һәм күкрәк өлеше куе, озын йонлы мантия белән әйләндереп алынган. Кызыклы география. Кайбер маймыллар, мәсәлән, павианнар җирдә яшәргә яхшы җайлашканнар, ләкин андый маймыллар аз. Хайваннар дөньясы. Башка маймыллардан «банда» оештырып, 2010–2011 елларда ул шәһәр халкының теңкәсенә тигән павианнар туристларга һәм җирле халыкка һөҗүм иткән, ризык урлаган, автомобильләрне әйләндереп каплаган. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә