ПА и. фр. сәнг. Биегәндә аякларны үзенчәлекле итеп басудан гыйбарәт ритмик хәрәкәт; бию адымы. Үз күчәрләре тирәсендә әйләнә-әйләнә, гаҗәеп па ясый-ясый, әкрен генә төшкән ак кар бөртекләре дә балериналарга охшаган иде. Идел. Җәйге ял вакытында артистларның шактые балет башмаклары һәм палар турында онытып тора. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә