ОЯТСЫЗЛЫК и. Оятсыз булу сыйфаты; әдәпсезлек, үтә тыйнаксызлык. Оятсызлыкның, намуссызлыкның соңгы чигенә җиттең бит син ул чагында. Ф.Шәфигуллин. Мондый оятсызлык, күрәләтә яла ягу Шамилне куркытты да, ярсытты да. З.Фәтхетдинов. Юк, бу кичәге оятсызлыкның дәвамы иде. Н.Гыйматдинова |