ОЯТСЫЗЛАНУ ф. 1) Оятсызга әйләнү. Шадра отыры аза, халык отыры оятсызлана ---. Н.Гыйматдинова. Була оятсызланырга, Була кычкырырга... Нигә әле эт шикелле Бәйдән ычкынырга?! Р.Миңнуллин 2) Оялмыйча эш итү. [Варя:] Оятсызланма, кенәз. Государыняның ишетүе бар. М.Хәбибуллин. Озакламый әни дә кайтып керде һәм оятсызланып: «Нәчәлство хатыны ул, аның акчасын тавык та ашамый, ире тагын алып кайтыр әле», – дип сөйләнде. Б.Камалов. Бу юлы немецлар бөтенләй оятсызландылар: төне буе сәгать саен берәр снаряд җибәреп тордылар ---. Казан утлары Оятсызлана бару Торган саен оятсызлану. Ә ул торган саен оятсызлана барды. Ф.Яруллин. Ханым оятсызлана барып, Библиядән өзекләр китереп сайравын дәвам итте. Безнең гәҗит Оятсызлана төшү Бераз оятсызлану. Шифоньердашым тагын да оятсызлана төште. З.Мәхмүди Оятсызлана башлау Оятсызланырга тотыну Оятсызланып бетү Бик оятсызлану Оятсызланып җитү Тәмам оятсызлану Оятсызланып йөрү Берникадәр вакыт оятсызлану. Чөнки хакыйкать эзләүче ул мәнле, игелекле кеше була, татар җирендә яшәп, татар телен өйрәнүгә каршы чыгып оятсызланып йөрми... Безнең гәҗит Оятсызланып килү Соңгы арада оятсызлану билгеләре сизелү Оятсызланып китү Кинәт оятсызлану Оятсызланып тору Әледән-әле яки хәзер оятсызлану Оятсызланып утыру сөйл. к. оятсызланып тору. Аек килеш оятсызланып утырганчы, эчеп оятсызлану әйбәтрәк, минемчә... Т.Миңнуллин Оятсызланып яту сөйл. к. оятсызланып тору |