ОЯТСЫЗ с. 1. 1) Гаепле эшләрдән оялмый торган; әдәпсез, тыйнаксыз (кеше тур.). – Сүз минем турыда бармый, синең оятсыз тәртибең турында бара,диде [Хәлим ]. Р.Айзатуллин. Галәветдин утынга кистерде бит, оятсыз! Т.Таһиров

2) Оят нәрсәне белдерә торган, әдәп кагыйдәләренә сыймый торган. Астан аның якасына ябыштылар, чалбарыннан өстерәделәр, яман, оятсыз сүзләр әйттеләр ---. М.Мәһдиев. Оятсыз сүзләр язып, ул бит безнең яшьләрне боза. Х.Ибраһим. Җиде яшьлек әлеге кош ни өчендер нәкъ менә оятсыз сүзләрне генә исендә калдыра икән. Татарстан яшьләре

2. рәв. мәгъ. Әдәпсезлек белән, тыйнаксыз итеп. Авызын турсайта төшеп, чал төшкән калын мыеклары астыннан оятсыз елмаеп куйды Оруджиев. М.Мөхәммәдиев. Күзләрен оятсыз майландырып ялт-йолт карануларында, түшне киеребрәк, итәкне җилфердәтебрәк атлауларында ук дәрт-шәһвәтләрен баса алмый интегүләре күренә. З.Фәтхетдинов

Оятсыз бүкән Ояла белмәүче кеше. Ә аның миендә дә юк. Оятсыз бүкән. Ф.Яруллин.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә