ОЯТЛЫ с. 1. 1) Ояла белә торган, намусы булган. Оятлы бала 2) Хурлыклы, түбән. Хәбирәнең оятлы хәлен сәгате-минутында ярты авыл белеп алган. Ф.Яхин 3) Уңайсызлану, үкенү хисе чагылган. Калтыраган куллары белән ул оятлы йөзен каплады һәм идәнгә бала алдына егылды. Н.Фәттах 2. рәв. мәгъ. Уңайсыз, гаепле итеп. Оятлы хис итү |