ОЯТ и. 1. Начарлык яисә гаеп эш эшләүне аңлаудан туган көчле уңайсызлану, үкенү, хурлану хисе. Кешедә иман да, оят та калмады. Н.Гыйматдинова

2. с. мәгъ. Хурлыклы, әдәпсез. Халык бик озаклап көлде, тагын әллә нинди оят сүзләр кычкырдылар. Г.Ибраһимов. Әйтерсең мин гафу итмәслек оят эш эшләдем. М.Юныс. Оят эшне эшләү бер кыен, ә кешеләргә сөйләү икеләтә кыен. Ф.Яруллин

3. хәб. функ. Хурлыклы булу, оялу хәле. Безгә бүген ул хакта уйларга оят булырга тиештер. М.Хәбибуллин. Оят та, кыен да булып китте миңа. В.Нуруллин

Оят белән алыш-биреш бетү к. оят җую. Оят белү Тәртипле, әдәпле булу. Оят белмәсә картлар яшьләрдән, Яшьләр дә белмәс оят картлардан. Ә.Синугыл-Куганаклы. Оят җир Гаурәт. [Сара:] Кешедән оят, билләһи! Сәгыйдулла: Оят җир күрсәтеп йөрим мәллә? Ә.Гаффар. Киенүен карагыз әле: күлмәк итәге, ташка үлчим, оят җирен дә капламаган. М.Юныс. Кем әйтмешли, оят җирләр каплангач, гаеп итү юк инде хәзер. З.Фәйзи. Оят җую Әдәпсезләнү. Оятын җуйганнар өчен заман һаман кулай әле. Р.Мулланурова. Оятка калдыру Кыен хәлдә калдыру. Оятка калу Ярамаган эше ачыкланып, уңайсыз хәлгә калу, хур булу. Аның алдында оятка калмас өчен, Равил шуңа һәрвакыт иң элек математика белән физикадан бирелгән мәсьәләләрне чишеп куярга гадәтләнгән иде. В.Нуруллин. Оят качу Әдәпсезләнү. Ак мамыкка охшаган кар бөртекләре җиргә төшәргә ашыкмыйча гына очалар, әйтерсең Нурлыбикәнең ояты качкан йөзенә бәрелүдән, күз-керфекләренә кунудан куркалар иде. Г.Кашапов. Намус төшенчәсенә сан бетте, оят качкан җирдә аңа урын тарайды. Н.Гыйматдинова. Оятың качкан икән инде тәмам. Ф.Шәфигуллин. Оят качыру Әдәпсезлек күрсәтү. Оят килү к. оятка калу. Оят кирәк Оялырга тиешле. Чигенүгә инде чик куелды, Җитәр... оят та кирәк. Ф.Кәрим. Оят кирәк, миһербан-шәфкать кирәк. Мәдәни җомга. Оят китерү Оятлы итү. Рәхмәт, йөземә оят китермәдең. М.Хәбибуллин. Оятны оныту Ояла белмәү, оятсызлану. Оят өлеше Кунак ашаганнан соң, савыт төбендә калырга тиешле ашамлык. Оят өлеше табада калыр. Мәкаль. Оят пәрдәсен ерту Оятсызларча гамәл кылып, кешене рәнҗетү. Оят сату Фахишәлек кылу. Ояттан ашу Оялуны белмәү. Оятына көч килү Оялу. [Мияссәр һаман Рәсим ягына ишарәләп:] Яшьләр оятына көч килсен. А.Гыйләҗев. Оятларына көч килде, күрәсең. Шулчак француз коммунистлары, кыяр-кыймас атлап, тамаша залыннан үкчәләрен ялтыраттылар. Р.Вәли. Анаң сөтен имгән йорт хәзер ят булдымы? Оятыңа көч килер... Ф.Латыйфи. Оятын җыеп бетерерлек түгел Зур хурлык, рисвайлык турында. Улым, начар сөйлиләр синең турыда. Оятын җыеп бетерерлек түгел... М.Хуҗин. Ояты ни тора Бик оятлы булу турында. Өйләнмәгән, туйлар ясамаган килеш балалы хатын ияртеп кайтуның ояты ни тора... М.Маликова. Ояты ни тора бит, директор башың белән ат танымыйча йөре инде. Я.Зәнкиев. Оятын кая куярсың? Оятка түзү, оятны күтәрү турында. Тик качып котыла алырсыңмы?! Моның оятын кая куярсың? М.Хәбибуллин. Синең ярдәмеңә мохтаҗ түгел, дип өстәсә? Оятын кая куярсың? Р.Мирхәйдәров. Хәбирә алдында оятын кая куярсың? Х.Ширмән. Оятын күзенә кырып эчкән Оятны оныткан. Оятыннан җир тишегенә керердәй булу Бик нык оялу. Димәк, сарайдагы тынычлык бетәчәк, йөз оятыннан җир тишегенә кереп китердәй оятсыз хәлләр башланачак. М.Хәбибуллин. Оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булса да, ул таллар арасында чәчелеп калган киемнәре янына бара алмый иде инде. Ф.Латыйфи. Оятыннан кая кереп качарга белмәү Бик оятлы булу. Оятыннан кая кереп качарга белмәгән Павлушин, калтыранып, гәҗитен кат-кат әйләндереп карап чыкты. Х.Ибраһим. Улыннан мондый эшне һич көтмәгән Әкрәм карый, оятыннан кая качарга белмичә, башын түбән иеп утыра иде. М. Галәү. Оятыннан кая керер җир тапмау к. оятыннан кая кереп качарга белмәү. Оятыннан керер тишек (җир) тапмау к. оятыннан җир тишегенә керердәй булу. Әгәр шулай булса, Ханәфи ише бәндәләр оятларыннан кая керер тишек таба алмас иде. В.Нуруллин. Маэмаем дәшми. --- Оятыннан керер җир тапмагандай кылана. А.Хәсәнов. – Гомер буена оятыңнан керер тишек тапмассың, – дип сискәнеп китте Әкрәм абзый ---. Р.Мирхәйдәров. Оятын олтырак итү Оятны оныту, оятны бар дип белмәү. [Гыйрфан мулла] оятын олтырак итеп [Зыя Камалиның] фатирына да барды. С.Поварисов. Оятын югалту Оятсызлану. Оятын югалтып, яңасын сорап кергән егетне колхоз рәисе: «Техникада йөри алмыйсың икән, җәяү йөре!» – дип, каты итеп сүгеп чыгарды ---. Х.Ибраһим. Югыйсә бер намуссыз хуҗаның сөткә су кушып яки бөтенләй оятын югалтып, коры сөтне су белән болгатып тапшыруы нәтиҗәсендә, сыйфатлы сөт тапшыручыларга да тап төшәргә мөмкин ---. Әгерҗе хәбәрләре. Ояты юк Оятсыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә