ОЯЛЧАНЛАНУ ф. Оялчанга әйләнү; оялчанлык күрсәтү. Нюраның бит очында алсу бизәкләр кабынды, ул, яшүсмерләрчә оялчанланып, башын иде. Г.Бәширов

Оялчанлана төшү Бераз оялчанлану

Оялчанланып бетү Бик оялчанлану

Оялчанланып тору Оялчанланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә