ОЯЛЧАН с. 1. 1) Бик тыйнак, базымсыз, тартынучан. Ул – оялчан, тыйнак кыз, мин дә үземне кулда тота беләм. М.Маликова. Калган өч урынны француз комигы Фернандельгә охшаган, ләкин бик оялчан типтәр малае, тагын гадәттән тыш тыныч, тәртипле, безнең арада иң төпле саналган Казан арты егете һәм мин – өчәү бүлештек. Р.Вәлиев. Ул шушы оялчан карчыктан үзе дә тартына иде. Н.Гыйматдинова

2) Оялуны чагылдырган, оялу күренеп торган. Фәридә оялчан карашын аска яшерде ---. Р.Вәли

3) күч. Яшеренгән. Оялчан ай урагы читләтеп кенә йортлар арасыннан күтәрелеп килә. М.Гали // Яшерен. Кыяр-кыймас кына чәчәк аткан Бик оялчан изге хис иде. Г.Афзал

2. рәв. мәгъ. Оялып, тартынып, уңайсызланып. «Үземнең аккошыма бүләк итәчәкмен», – дип, инде яшь булмаган ир оялчан елмайды. Ютазы таңы. Кыяфәте баһадирларныкына охшамаган: уртачадан түбәнрәк буй, коңгырт кара күзләре бик әдәпле, хәтта оялчан карый. Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә