ОЯЛУ I ф.1) Тартыну, уңайсызлану. Их, оялам шул мин кызлардан. Г.Афзал. Дөнья шундый инде ул: исәннәр оялмаса, үлгәннәр кулдан тотмый. Ә.Гаффар. Яшь вакытыңда ярату хисен Күңел түрендә яшереп тотасың. Сөйгән кешеңә сөям дияргә Әллә ояласың, әллә куркасың. Ш.Маннапов

2) Оятсыну, хурлану, оят тойгысы кичерү. Ә миңа калса, өлкәнәя төшкәч, бу хикәяне ишеткән саен отыры ояла, намуслана идем. М.Кәрим. Җизнигә күтәрелеп карарга да оялам. Ф.Яруллин. [Ай] җирдәге гаделсезлектән оялды бугай, янә болытлар артына яшеренде. Р.Мулланурова

Ояла башлау Оялырга тотыну. Айнысам, үз-үземнән ояла башлыйм, бөтен кеше миннән көләдер төсле. Р.Вәлиев. Ә үсә килә бер-берсеннән ояла башладылар. З.Кадыйрова

Ояла төшү Бераз оялу

Оялып бетү Бик нык оялу

Оялып йөрү Озак вакытлар оялу. --- Табам икән, барысын да әйтәчәкмен, теге вакытта оялып йөргәнем өчен үкенгәннәремне белсәң икән син, Кәримәкәй-Каракүзкәй. М.Хәбибуллин. Без үзебезнең көчсезлегебездән гаҗиз калып, бер-беребезнең күзләренә карарга оялып йөрдек. Ф.Яруллин. Аннан соң ничаклы мин сиңа күренергә оялып йөрдем. Т.Миңнуллин

Оялып китү Кинәт оялу. Чит кеше белән концертка баруын ире беләдер шикелле тоелды, шуңа оялып китте [Гөлбикә]. М.Хәбибуллин. Аңлады Әнис, аңлады. Кызарып, оялып китте. Ә.Хәсәнов. Үзе рәтләп белмәгән кыз турында җиңелчә уйлавы өчен Гөлсәйдә оялып китте. Ф.Яруллин

Оялып кую Кинәт оялу. Тавышының алай чыгуыннан ул үзе дә оялып куйды. Н.Әхмәдиев. Аның мәгънәле карашыннан хәтта оялып куям. М.Галиев. Әле хәзер дә, шул искә төшсә, оялып куя. Р.Вәлиев

Оялып тору Даими яки хәзер оялу. – Миннән оялып тормассың, – диде Әлфинә. М.Маликова. Хәрефләрне бик дөрес әйтмәсәң дә, оялып торасы юк. Сабантуй. Ә мин бер эштән дә курыкмадым, урам себерергә дә оялып тормадым. Өмет

Оялып утыру сөйл. к. оялып тору. Ә хәзер еш кына радио-телевидениедән телебезне вата-сындыра сөйләүчеләрне ишетеп, кызарып, алар өчен оялып утырасың. Р.Вәлиев. Көҗмә дус, елмаеп кына, сүз әйтмичә генә, үз өендә үзе оялып утыргандай утырган ипле Көҗмә, унсигез яшендә үтерелеп, әллә кайда ят җирдә ята... Р.Батулла

Оялып яту сөйл. к. оялып тору. Ничә көннәргә кадәр кеше күзенә күренергә оялып яттым. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә