ОЯЛТУ ф. йөкл. юн. 1) Берәр нәрсә өчен шелтәләп, оялу хисе тудыру. Оялтыйм кояшны Күзеннән кайнар яшь тамганчы. М.Әгъләмов. Ул аны юатырга да, оялтырга да белмәде. Р.Вәлиев 2) Уңайсыз хәлдә калдыру. Аның кызларга хас мондый табигый хәрәкәтләре Рифатны да оялтырга җитә калдылар. Ф.Яхин Оялта башлау Оялтырга тотыну. Уртанчы апа бу хәлләрне олысына җиткереп, болар икесе бергә мине әти-әни янында оялта башлады. Безнең гәҗит Оялта төшү Бераз оялту; тагын да ныграк оялту Оялтып алу Бераз оялту. Шунда әни: «Әнә абыеңнан үрнәк ал», – дип, мине оялтып та алды. Шәһри Казан. – Нишләп алдалап язып ятасыз? – дип, кырыс тавышлы ир-ат оялтып алды хезмәткәребезне. Әлки хәбәрләре Оялтып бетерү Бик нык оялту Оялтып җибәрү Көтмәгәндә оялту. Шәрәфнең мине үз итеп, якын дус итеп каравы, шул ук вакытта Хатип турында да кайгыртуы мине оялтып җибәрде. М.Ягудин. Алагаем зур таза гәүдәле, матур ачык йөзле бу урыс хатыны егетне оялтып җибәрә язды. Р.Гаязетдин Оялтып кую Кисәк оялту. – Сез бит Сергеев балалары, папагыз исән булса, нәрсә әйтер иде икән? – дип оялтып куя иде. Туганайлар Оялтып тору Даими яки хәзер оялту. Намусың әгәр дә итәгеңнән тартып оялтып тора икән, берни дә кыла алмыйсың. Ф.Яхин. Дин әһелләре «намазга басмыйсыз» дип, хаклы рәвештә сүгеп, оялтып торсалар да, мәчет-чиркәүләргә йөрүчеләр саны ишәя бара. Хезмәт даны |