ОЯЛА’У 1) Оя ясап урнашу. Уылдык чәчү вакыты җиткәч тә, чуртаннар --- уылдыкны «оялап» – бер ана балык белән берничә ата балык кына берләшеп чәчәләр. Кызыклы ихтиология. Бу гаҗәп хәлне тикшергәч, шул ачыклана: мичкә такталарына агач шөпшәсе оялаган булган икән. Кызыклар дөньясында

2) лингв. Оядаш, тамырдаш сүзләрне төп сүз мәкаләсе эченә туплау

3) күч. Кая да булса урнашу, төпләнү. Арчага барып оялаган Юныс морза бөтенләй өметсез кеше түгел кебек иде ---. М.Хәбибуллин. Авылыгызны ташлап, Казанга оялыйсыз да шуннан безгә акыл өйрәтеп ятасыз! Р.Вәлиев

4) Мәкерле максат белән урнашу, тамыр җәю. Сәфәров – карьерист, --- идарәдәге җылы урынга кереп оялады. Г.Кашапов. Башта авыл советына кереп оялап, үзеңә тиешле салымнарны да алдап-йолдап безгә бүлә идең. М.Хуҗин

5) Күңелгә, йөрәккә һ.б.ш. урнашу (хис, фикер тур.). Әгәр күңелгә көнләшү уты ояласа, яман бит ул. Р.Мулланурова. Сүнәсе, бөтенләйгә суласы булса, күңелгә сүнек оялый, диләр ич... Б.Камалов. Үз-үзең белән, дөресрәге, җаныңа кереп оялаган шайтан белән көрәшүе ай-һай авыр икән! Ф.Яруллин

Оялап алу Тиз арада оялау. Үз йортында оялап алган ике егет Габделбәр белән Назардан исә Туры карт бик канәгать, бик разый иде. Э.Касыймов. Амбарчы Ниса – Бүре Бадулның олы кызы – ашлык амбарына сугышның беренче елында ук оялап алган иде. Г.Ахунов. Ә менә мин хәзер Тургай абыйның кабинетында спектакльләр башланганчы оялап алам да, спектакль башланып, залдагы утларны сүндергәч, кешеләр арасына ыргып кысылам. Ф.Яруллин

Оялап калу Вакытында, берәр форсаттан файдаланып ояларга өлгерү. Ничә сөйләсәң дә, телдән төшми, күңел түрендә оялап калган да һаман үзен сиздереп тора. Ватаным Татарстан

Оялап яту сөйл. Озак вакытлар оялаган булу. Таушалган кәгазьләрдә оялап яткан хәзинәнең урыны күрсәтелгән булса?.. Я.Зәнкиев. Никадәр «радикаль фикерле» булсам да, әле һаман ул даирәдә бөтенләй үк Иблис ялчылары оялап ятмыйдыр дип ышанырга телим икән шул. З.Мифтахов

Оялый башлау Ояларга тотыну. Чөнки ул минем терелүемә ышаныч тудырды, җанга оялый башлаган шик-шөбһәләрне куып юкка чыгарды. Безнең гәҗит. 17 яшь бит, күңелгә күбәләкләр кереп оялый башлаган чак. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә