ОЯ и. 1) Кош-кортның, җәнлекләрнең ышыклану, йомырка салу, бала чыгару өчен җайлаштырылган яки кеше тарафыннан ясалган урыны. Ә беркөнне урманда шөпшә оясын таптым. Ф.Яруллин. Түбәсе калай белән ябылган, ачык зәңгәргә буялган оясын Актырнак бик килештерде. А.Хәсәнов. Тавык оясында маяга һәрвакыт бер йомырка калдырырга кирәклеге дә мәгълүм. Ә.Хуҗиәхмәтов

2) Бал кортлары яши, бал җыя торган эче куыш багана яисә әрҗә, умарта. Дымлануга юл куелмагач, кортлар оя эчен коры тоткач, кәрәзләр күгәрми дә, бозылмый да. Өмет

3) Бер ана кош басып чыгарган һәм шул ана белән бергә йөргән кош балалары. Арырак су өстендә бер оя үрдәк күренде ---. М.Хәбибуллин. Капкадан бер оя каз куалап чыгып килгән кыз урамнан узып барган егеткә башын күтәреп карады. М.Маликова. Үрдәкләребез дә ике оя безнең. М.Хуҗин // Бер умартада яшәүче бал кортлары. Ул үзе дә 25 ләп оя умарта тоткан, совхозныкын да карарга өлгергән. Әлки хәбәрләре. Көчле ояларга рам белән ясалма кәрәзне беренче баллы культуралар чәчәк ата башлау белән куялар. Сарман

4) Бергә тупланып, күпләп үскән үсемлекләр төркеме. Ак кар – бәлки, ак чәчәккә баткан балан оясыдыр: тузгый. Р.Мулланурова. Салкыннар куркынычы бетүгә, цукини, патиссон, кабак утыртылган һәр ояда берәр әйбәтрәк үсеш алган үсентене калдырырга кирәк. Ватаным Татарстан

5) Бер төр җәнлекләр күпләп яшәгән, булган урын. Кандыр буе, ай, кара урман – Киек җәнлеккәйләр оясы. К.Тинчурин

6) Төркем-төркем булып урнашкан корылмалар. Шушы калкулыкта бер оя булып өч-дүрт йорт утыра. Н.Фәттах

7) Чикләвек, җимеш кебекләрнең орлыгы урнашкан каты катлавы. Чикләвек төше дә оясында шулкадәр җайлы ятмый торгандыр. Ф.Шәфигуллин

8) Нәрсәне дә булса салу, урнаштыру өчен махсус эшләнгән урын, уенты. Тәгәрмәчләр җыелып ояларына кереп утырганда, очкыч калтыранып куйды. М.Юныс. Зур йозак аңа юри генә элеп куелган икән: теге яктан этүләре булды, авыр бик бөтен оясы белән шап итеп идәнгә төште. З.Фәтхетдинов. Күн ояларга грек уты тутырылган чүлмәкләр куелган, филтәләр кабызылган, керешләр тартылган. М.Хәбибуллин

9) Үсемлек орлыгын туфракка чәчү, үрентесен утырту өчен чокыр. Сәрвия казыган чокырларга иелмичә генә бәрәңге сала, ялгыш төшкән бәрәңгеләрне Сәрвия ояларга җайлап куярга мәҗбүр иде. М.Хуҗин. Һәм ул, көрәген батырып-батырып, бәрәңге оялары казып бара башлады. В.Нуруллин

10) Сугыш кырында: яшерен ут нокталары, пулемёт һ.б.лар урнашкан урын. Зур оялар казып, пушкалар да позициягә куелды. Х.Камалов. – Сөйләшмә! Пулемёт оясын тизрәк казы! – ди шәүлә. С.Таһиров

11) лингв. Тамырдаш яки мәгънәдәш сүзләр төркеме; сүзлек мәкаләсенең шундый төркем рәвешендәге төзелеше. Ояда ясалма сүзләр саны бердән артса, мондый оя макрооя була. И.Сабитова

12) анат. Организмда, аерым бер әгъзада эчкә батып, чокырланып торган урын. Һәр тешнең казналык сөягендәге тирән ояда утырган тамыры --- бар. Биология

13) махс. Таблицада вертикаль баганалар горизонталь юллар белән кисешүдән барлыкка килгән шакмакларның берсе; күз, күзәнәк

14) күч. Вакытлыча яшәп яки качып тору өчен ясалган кечкенә куыш, өн. – Качабыз, малай, – диде Хәбир, минем эчкә пошаман кергәнне сизеп, – печәнлеккә оя ясыйбыз да шунда кереп ятабыз. Ф.Шәфигуллин. Ә Рәмис, теләсә-теләмәсә дә, көннәр буе караңгы оясында качып ятарга мәҗбүр. Р.Габделхакова

15) күч. Гаилә. Болары инде Касыймны ишетеп кенә белә, бәйләмеш җепләр генә күптән өзелгән, мәгәр нәсел җепләре өзелмәгән, кайлардадыр, аерым ояларда, нәселләре дәвам итә. Ә.Еники. Һәр ояда балалар дөньяга килә, уллар-кызлар үстерәләр. Ватаным Татарстан

16) күч. Дошман урнашкан, яшәгән урын. Алман илендә нимес фашистларының оясын туздырыштым, Җапуниядә самурайларның сыртын сындырыштым. Ф.Яруллин. Гади исәп буенча, фриц үз оясын саклауны күбрәк кайгыртырга тиеш ---. Х.Камалов

17) күч. Явыз максатлы кем яки нәрсә тупланган, гадәттә яшерен урын. Минем максатым шулдыр: белергә – кайсы ояда шайтан күбрәк, һәм шунда мин яу йөрермен, шайтан оясын туздыру өчен. М.Хәбибуллин. Аларга күп кенә мәгълүмат чараларының Туваны җинаятьчеләр оясы дип күрсәтүе ошамаган. Ватаным Татарстан

18) күч. Эш-хәрәкәт, хезмәт урыны. Билгеле, эшли белмәгән кеше унбиш елдан бирле бер ояда гына утыра алмас. Ә.Еники

19) күч. Берәр нәрсәнең төп чыганагы, башланган җире. Аста, упкыннан читтәрәк, бер оядан чыгып, төннең соргылт караңгылыгына чумган прожектор көлтәләре сыман өч үр сузылып китә. Г.Кашапов

20) күч. Нәрсәнең дә булса киң таралган, хөкем сөргән урыны. Урамнарда даңгыр-доңгыр узган ломовойлар, тротуар буйларында сала агайларының ат арбалары, кыскасы, нэп тудырган чын базар, чын сәүдә оясы! Ә.Еники. [Гөлзәйнәп]--- пляжларны «шүрәле оясы» дип атый, шәһәр халкының бу кыланмышын кыргыйлык дип саный иде. М.Маликова. Каланча исә көлке-мәзәк оясы иде: оста телләр сөйли, шома колаклар тыңлый. Н.Гыйматдинова

21) күч. Яшәгән, торган җир. Туган оям, кичер, яшьлек белән, Бәхилләшми-нитми киткәнмен. Ш.Маннап. Читтән килгән кешеләрме алар, әллә, авыл корыганда, тормыш зилзиләсенә бирешмичә, төп ояларыннан купмый калган кешеләрме? Ф.Яруллин // Билгеле бер территория, яшәү урыны, торак. 1913 елда исә тайга арасында күмелеп югалгандай тоелган ояга да җәдит укуы килеп керә ---. Т.Әйди

Оя башы Гаилә башы, хуҗа, ата. Әниләрдән тора инде бу: алар оя башына хөрмәт күрсәтсә, аның сүзен сүз итсәләр, балаларын да шуңа күнектерсәләр, өйдә генәме, илдә нинди тәртип булыр иде бит. Сөембикә. Ояга бәйләнмәгән Ялгыз, гаиләсе булмаган, буйдак. Оя кору 1) Гаилә кору, йортлы, хуҗалыклы булу. Әнә Луиза дигән кыз язылганда ук акыллы була белгән: хатын-кыз эше – оя кору, бала табу, дигән дә оештыручыларның авызларын япкан. Х.Камалов. Ник дисәң, егетнең әле укып кына йөргән чагы, ни акчасы, ни баш тыгар урыны юк, дигәндәй, оя корырлыкмыни? М.Маликова. Шул мизгелдән башлап, Уразаевның да тыныч оя корып, рәхәтләнеп гомер сөрер чаклары җитте. Я.Зәнкиев; 2) Берәр эшкә җайлы гына урнашу; 3) Берәр кем-нәрсә тирәсенә елышу. Бу авылда Ватан дошманы Оя кормак була озакка ---. Ф.Кәрим. Шуннан Каратау итәге башланып китә, усаллар яшерен оя корырлык аулак җирләр. Т.Әйди; 4) Мәкерле план кору. Дошманыңа каршы кайвакыт Пәрәвездәй оя корасың [кеше]. Ә.Синугыл-Куганаклы. Оя тарату 1) Хуҗалыкны, малны туздыру; 2) Берәр кемне (гаиләсе, якыннары белән) юк итү. Оя тибү к. оя кору. Кайда оя тибә икән алар, Бәпкә чыгаралар кай җирләрдә. М.Рафиков. Оя төбе 1) Кечкенә, шыксыз, соңга калып чыккан чебеш; 2) Төпчек бала. Оя туздыру к. оя тарату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә