ОЮ III ф. Билгеле бер реакциягә кереп (әчеп, югары температурада һ.б.) куеру, оешу, койка сыман хәлгә килү (сыеклыклар тур.). Турсыкта сөтем оемый. Табышмак. Тормыш итү, яшәү сөте саваплы бер савытта оеган да, мине, шул оеткыны әйрәнме, эремчекме итәр өчен, иләк, марля урынына келәт диварындагы чөйгә, кадакка элеп куйганнар. Ә.Гаффар. Сабынлы суның үзен генә купороска салырга ярамый, чөнки катнашма ойый. Файдалы киңәшләр

Оеп бару Ою процессында булу. Шул караш аның монда берьялгызы гына түгел икәнлеген искәртеп, Микәйнең оеп барган канына яңадан кайнар учак якты. Р. Мөхәммәдиев

Оеп бетү Тәмам ою

Оеп җитү Тиешле дәрәҗәдә ою. Оеткы салган сөт 25–30 минутта оеп җитә. Юлдаш

Оеп китү Әкренләп ойый башлау. Сөт шул арада оеп китте. Казан утлары

Ойый башлау Ою билгеләре күренү. Наил палатага кергәч тә, тәрәзә төбендәге ойый башлаган сөтне түгеп, савытын юып куярга булды. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә