ОЮ II ф. Сиземлелеген югалту, матрау (тән әгъзалары тур.). Куллар ойый, күз аллары караңгылана. С.Таһиров. Билем ката, куллар ойый, башым тубал күк була торган иде. К.Тимбикова. Баянны Фиданга тоттырып, оеган аякларын көчкә яза-яза, Рүдәл янына килде. Р.Вәлиев Оеп бетү Тәмам ою. Мансур Ибраһимовичның, утыра-утыра, тез башлары оеп бетте, арка умырткасы чеметкәли башлады. Х.Ширмән Ойый башлау Ою билгеләре күренү. Сәүбән каршы килмәде, көне буе өйдә утырып ойый башлаган аякларын үз иркенә җибәрде – бию дигән тылсым ихтыярына тапшырды... Г.Гыйльманов |