ОЮ I ф. 1) Йокымсырау, изрәү. Башын куюга онытылып йокыга ойый торган бәхетле көннәрен сагынды [ул]. Р.Мулланурова 2) иск. Йоклау. Ул Зөләйха бер көн ятып оер иде, Бер даясе кереп аның хәлен белде ---. Кол Гали. Бахбай канәгать бер изрәү кичереп, аягүрә ойый. Р.Батулла 3) Берәр нәрсәгә бирелеп, үз-үзеңне оныту, онытылу. Оеган, аңгырайган чырайлар бердән сискәнеп, куркудан агарып катып калды. З.Фәтхетдинов. Актарылып-актарылып, болыт Киләчәктә... оеп явачак. М.Әгъләмов. Мин үземә төбәлгән күзләргә карап оеп утырам. Р.Габделхакова 4) Тып-тын булу, хәрәкәтсез тору. Суынып барган мич арты. Дөм караңгы өй. Оеп йоклый авыл йорты. Сөләйман 5) Йомшару, изрәү (тән әгъзалары тур.). Карчык аның беләгеннән сыпыра-сыпыра пышылдаган саен, тән ойый, ми күзәнәкләренә йокы дулкыны агыла иде. Н.Гыйматдинова. Куркыныч төштәге кебек, вакыт туктап калды: зиһен богауланган, кул-аяк каушаудан оеган, коточкыч әкрен кыймылдаган төсле. З.Фәтхетдинов 6) күч. Йомылып яшәү; акыл эшчәнлеге күрсәтмәү. Миңа көрәш кирәк иде, тыныч тормышта оерга минем җилкенчәк йөрәгем риза түгел иде. М.Максуд Оеп бетү Тәмам ою Оеп калу Билгеле бер вакытка оеган булу. Бөтен гәүдәң рәхәтлеккә талган – Оеп калган... Р.Гатауллин. Ай, --- ачыклыкка килеп чыккач кына тукталып, чиксез күк йөзендә бер ялгызы өметсез елмаю булып оеп кала. М.Галиев Оеп китү Әкренләп ойый башлау. Оеп китә Габдуллабыз, Сизми поезд туктаганны. С.Гәрәева. Көндезләрен нужа арбасын өстерәп, кичкә, хәлдән таеп, урынга барып ятуга оеп китә торган җан ияләре... М.Маликова Оеп тору Билгеле вакыт дәвамында яки хәзерге моментта оеган хәлдә булу. Бичара хайван ашавын онытып, оеп тора. Р.Батулла. Ә син, Хаммат дус, Бохар мәчесе шикелле оеп торма, үзең дә әүлия түгел. Р.Вәлиев Оеп утыру сөйл. к. оеп тору. Язгы көндә оеп утырган Сакмар урманы да, аксыл томанга уралып беткән ераклыклар да дәшмиләр иде. Ф.Сафин Оеп яту Ою процессында булу; хәзерге вакытта ою. Әйе, әйе, берни эшләми, киләчәкне онытып, Җаек мәдрәсәсендә оеп ятуның бер чиге булырга тиеш иде. Ә.Фәйзи Ойый бару Акрынлап, эзлекле рәвештә ою. Һәм үз тәненең акырын гына ойый баруын, йөрәк тибешенең югалуын тойган. М.Кәбиров. Шул җылыга ойый барган Тәңгәрәй, маңгаен руль өстенә куеп, күзләрен йомды... Г.Гыйльманов. Мин үземнең ойый баруымны сиздем. Идел |