ОША’У ф. 1. 1) Күңелгә хуш килү; яхшы тәэсир калдыру // Кызыксыну, рухи якынлыкка омтылу хисе барлыкка килү. Яшәү рәвешең ошамый, ә үзгәртергә көчең юк. Н.Гыйматдинова

2) Кемнең дә булса зәвыгына, теләкләренә туры килү. Үсмер чакта зур буласы килә, Мөстәкыйльлек ошый нигәдер... Р.Рахмани

3) Берәр нәрсә белән мавыгу, шул эштән канәгатьлек, ләззәт табу. Миләүшәгә шундый затлы әйберләргә хуҗа булу бик ошый. Ф.Яруллин

2. ошамаганны ы. мәгъ. Дөрес булмаган, ярамаган, килешмәгән, гайре табигый булып тоелган хәл турында. Бер үземне ялгыз калдырып китмәкчеләр. Ошамаганны... Р.Төхфәтуллин

Ошап тору Тулысынча ышанып әйтмәүне белдергәндә кулланыла. Безнең эшләр барып чыгарга ошап тора әле, Фәнис энем. Ф.Яруллин. Бала үзе дә ата кулына бик тиз ияләшергә ошап тора. Н.Гыйматдинова

Ошап бетү Тулысынча ошау. Кенәзгә хезмәте ошап бетми бугай. Батулла. Шуңа күрә власть вәкилләренә дә бик ошап бетми ул. Казан утлары. Ә бу исә күпләргә ошап бетми, шуңа күрә Фәнне юлдан читкә алып ташларга тырышучылар күп булды... Идел

Ошап җитү Тиешле дәрәҗәдә, тулы күләмдә ошау. Аның [Жанның] акча төртеп ычкынырга теләмәве ауга чыгучыларның җиңенә язулы чүпрәк бәйләгәненә ошап җитмәде, ахры. Ш.Рәкыйпов. Беләсеңме тагын ни, Сөембикә. Миңа синең теге мөгаллимең Искәндәр дә ошап җитми. М.Хәбибуллин. Мондый үзгәреш аңа бик үк ошап җитмәде. Н.Фәттах

Ошап калу Алдан ук бер ошап, шул фикер үзгәрмәү. Сиңа да, эч пошканнан кызык итеп түгел, күңелемә ошап калганга хат язам һәм үз күңелемдә, үз телемдә булган сүзләр белән язам. Р.Мөхәммәдиев

Ошап китү Билгеле бер моменттан ошый башлау. Тора-бара бу ярыш бик кызык булып, барысына да ошап китте. Н.Әхмәдиев. Күренеп тора: агайга килүченең мөселман кешесе булуы һәм шул рәвешле сәламләве ошап китте. М.Мөхәммәдиев. Күңелегезгә ошап китсә, шушында гына торып калырсыз. Р.Вәлиев

Ошап кую Кисәк ошау. Ә хатын-кызлар шулай: кем дә булса аларның башын әйләндерә икән, кем дә булса аларга ошап куйган икән – башта алар ул кешегә эттән дә турылыклырак булалар. В.Нуруллин. Ефәкнең бу үзлекләре Рим аристократиясенә бик ошап куя, ефәкне бик сораталар, хакына тормыйча, даулашып алалар. Р.Әхмәтьянов. Оныгының шаяртып сөйләве Сәрвиягә ошап куйды, шулай да сүзне уенга кайтарып калдырмады. М.Хуҗин

Ошый бару Торган саен күбрәк ошау. Телгә оста, анекдот-мәзәкләргә бай Гамбәр Әлфинурга торган саен ныграк ошый бара. З.Фәйзи

Ошый төшү Бераз ошау; тагын да күбрәк ошау. Шунда Миңлегөл Сәфәргали абзыйга тагын да ошый төште. З.Фәйзи. Шулай да ул миңа романтик буларак күбрәк ошый төшә. Х.Бәдигый. Тышкы күренеше, озын йонлы тиресе һәм түгәрәкләнгән колаклары белән ак төлке --- дала төлкесенә (карсак дип атала торган төлкегә) ошый төшә. Хайваннар турында очерклар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә