ОШАТУ ф. 1. 1) Хуплау, ярату; кабул итү; лаеклы, яраклы дип табу. Бергә эшләүче Равил исемле егет шул кыска гына вакыт эчендә аны ошатырга өлгергән. Туган як

2) Күңелгә якын күрү, үз кабул итү. Беләсеңме, минем иптәш кызым Фәридә бик ошаткан сине. З.Фәтхетдинов

2. ошатып рәв. мәгъ. Килештереп; ышандырырлык итеп. Ай ахмак, ошатыбрак алдый да белмисең. М.Фәйзи

Ошата төшү Бераз ошату; тагын да күбрәк ошату. Шуңа мин үземнең фамилияне ошата төшәм. М.Мөхәммәдиев

Ошатып бетерү Тулысынча ошату, тәмам ошату. Бу сүзне ошатып бетермәүчеләр бар. Т.Нәҗмиев. Эмигрантларны ошатып бетермиләр. Татарстан яшьләре

Ошатып җиткерү Билгеле бер дәрәҗәдә ошату. Бу яңалыкны бик ошатып җиткермичә, Рудольф теш агартып куйды. Р.Вәли. Шома йөзле, ачык маңгайлы, озын чәчле бу егетне нигәдер ошатып җиткермәде [Җәмилә]. М.Әмирханов

Ошатып йөрү Күптәннән бирле ошату. Җитмәсә, күңелдә мәхәббәт дигән нәрсә үзен сиздерә башлады, үзебезнең күрше кызы Хәлимә апайның сеңлесе Филсинәне ошатып йөрим. А.Хәсәнов. Бу көләч кызны ул мәктәптә укыганда ук ничектер ошатып йөри ---. М.Хуҗин. 2004 елда Мәҗит ошатып йөргән кызына дүрт тапкыр кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган ---. Мәдәни җомга

Ошатып кую Кисәк яки кыска гына вакытта ошату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә