ОЧЫШ и. 1) Һавада бер урыннан икенче урынга хәрәкәт итү. Очыш вакытында җир белән күкнең урыннары алмашып-алмашып ала. Ф.Яруллин 2) Авиациядә, космонавтикада: очу рейсы. Хезмәт чорында [ул] 700 сугышчан очыш ясый. Биектау хәбәрләре 3) Һавада хәрәкәт итү рәвеше, манерасы. Яшел чирәм өстенә чалкан ятып күзәтә идем мин тилгән очышын... Р.Мөхәммәдиев 4) күч. Хезмәт баскычында бик тиз үсеп китү, уңышлы карьера. Карьераның, фәнни очышның очы-кырые юк. Ватаным Татарстан 5) күч. Күңелдә күтәренке хисләр кичерү халәте. Мидхәт үзен кайнар өермә күтәреп алып киткәндәй хис итте, һәм бу очыш бернәрсә белән чагыштырып булмаганча татлы иде. М.Маликова |