ОЧЫРУ ф. 1) Очып китәргә мөмкинлек бирү. Һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны очырма. Мәкаль 2) Һавада хәрәкәт иттерү (җил тур.). Очырырга җил көчле, очыртмаска ир көчле. Мәкаль 3) Очарга өйрәтү (кошлар тур.). Уҗымнарның тишелеп чыгышына карап, сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә үткәрелә, июнь аеның беренче җомгасына туры килә. Ватаным Татарстан 4) Берәр нәрсәне көч белән ату, ыргыту, чөю.– Таш ничек шома очты! Җиңел очты, әй, – диде берсе артыннан икенчесен очырырга торган Рамзан. Х.Ибраһим 5) Берәр нәрсәне көч белән сугып, тибеп, төртеп, селтәп җибәреп урыныннан күчерү, тәгәрәтү, мәтәлдерү. Үз баласы дип уйласа, имгәтерлек итеп сугар, йөк өстеннән очырып төшерер идеме? Р.Мулланурова 6) күч. сөйл. Вазифадан азат итү, эштән куу. Әмма белеп торам: очырачаклар мине председательлектән... В.Нуруллин. Әнә бит әле, Казанда күптән түгел генә, ялган детекторы аша уздырып, күпме түрәне эшләреннән очырдылар. Ватаным Татарстан Очыра башлау Очырырга тотыну Очыра тору Әледән-әле, һаман саен очыру. Камырҗан, җилләнеп, Гыйфрит өстенә куна торды, тегесе аны йөгереп килгән мәлгә бертуктаусыз очыра торды. Х.Ибраһим. Дошманнар машинаның килүен күреп калганнар булса кирәк, пуляларны, шартлаткычларны бер-бер артлы очыртып кына тордылар. Безнең гәҗит Очырып бетерү Тулысынча очыру, һәммәсен очыру. --- Көчек сатып алган акчаларын морожныйга, кинога әллә кайчан очырып бетергәннәр иде теге ташбашлар. Ф.Хөсни. Тәрәзәгә ябышкан карларны җил очырып бетергәнме, үзләре эрегәнме – ни генә булса да, тәрәзәләр чиста кала. Ф.Шәфигуллин Очырып җибәрү Кисәк очыру. Поездны куып чапкан җилбәзәк җил иркенә Алсу эшләпәне очырып җибәрде... Ф.Дәүләтгәрәева Очырып тору Гел, даими очыру; хәзер очыру. Ерак түгел бер карт тары җилгәрә: җил миңа кибәкне очырып тора, мин, шуларны тотып, аркан ишә башладым. Әкият. Яшьләргә гел бет коярга, адреналиннарны селкетеп, очырып торырга кирәк. Безнең гәҗит Очырып яту сөйл. Күптәннән бирле очыру; ашыкмыйча, салмак кына очыру процессында булу. Яңгыр юклыктан сусап, кара тузан очырып яткан кара җиргә алтын кебек бодай бөртекләре чәчеп, шуларны әрәм итүдән йөрәкләре өзгәләнгән берничә авыл карты кичләтеп кенә колхоз идарәсенә килделәр. З.Зәйнуллин. --- юрганнарын идәнгә үк очырып ята бирә кара чәчле сипкелле кыз. Р.Гаязетдин |