ОЧЫРТУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. очыру (1–2 мәгъ.). Аэроплан очыртып уйнаулар Ихтыярны да, малайларны да туйдырган булыр иде. Р.Вәлиев. Ул [җил] җир өстендә аунаган олы-олы нәрсәләрне дә урыныннан кубарып алып, туздырып, очыртып алып китте. Х.Ибраһим 2) Ташлау, ату (кирәксез нәрсә тур.). --- тагын берничә иннек, бит тиресен чистарта торган тоникны чүп савытына «очыртырга» туры килде... Ватаным Татарстан 3) к. очыру (5 мәгъ.). --- абый кырыйга качып өлгерә, ә мине исә шул мотоцикл бәреп еракка очырта. Р.Нуруллин. Вәлия белән Ярмөхәммәт «сталавай ашап» туйганчы, ирләр сургуч башларын уч төбе белән очыртып кына ике шешә аракы эчеп бетерделәр. Р.Батулла 4) күч. Бик кызу йөртү (транспорт тур.). Егетләр машиналарны очырталар гына 5) күч. Җитез эшләү. Байгышның --- таза беләкләре көлтәләрне йон очырткан шикелле очыртудан туктамый. Ф.Сәйфи-Казанлы 6) күч. Ашыгып уку, сөйләү. Очыртып уку 7) күч. Ялганлау, арттырып сөйләү. Очыртасыз да, Закир әфәнде. --- [клиентлар] сездән ишетмичә дә фирманы беләләр. Ф.Әмирхан 2. очыртып рәв. мәгъ. Бик тиз. Очыртып кына кибеткә барып кайту ◊ Очыртып мактау Бик нык мактау. Захар Петровичның Ксенья Петровнаны, шундый шәп врач дип, очыртып мактавы --- Камилне өметләндереп җибәрде. М.Әмир. Очыртып чыгару Куу. Их, хәлемнән килсә, мин ул бөкре карчыкны моннан очыртып кына чыгарыр идем. Н.Дәүли. Түли алмасаң, очыртып чыгаралар. Безнең гәҗит Очыртып бетерү Тулысынча очырту. Анда калкурак төш, булган хәтле дымын да очыртып бетерә язгандыр инде. Э.Касыймов Очыртып җибәрү Кисәк очырту; җиңел генә очырту. Сайгушев паспортны эчке кесәсеннән имән һәм урта бармаклары арасына эләктереп чыгарды да Назыймга таба очыртып җибәрде. М.Хуҗин. Әхсән аны әләкче Хәниягә төбәп очыртып җибәрәчәк. Ватаным Татарстан Очыртып тору Гел, даими очырту; хәзер очырту. Җил үзе себереп алып килгән карны үзе үк очыртып тора. Сабантуй |