ОЧЫ’П-ОЧЫП рәв. 1) Бик җиңел, матур, җитез хәрәкәтләр белән. Классташларым очып-очып вальс әйләнә, ә без, бер-беребезнең аягына баса-баса, бер урында таптанабыз. Л.Закиров. Минем урамга чыгып йөгерәсем, очар кошка әйләнеп йолдызларга күтәреләсем, һинд киноларындагы матур кызлар кебек очып-очып биисем, хәтта, ни гаҗәп, йомшак чирәмдә тәгәри-тәгәри елыйсым килә! Р.Габделхакова 2) Күтәренке күңел белән |