ОЧЫНЫП рәв. 1) Тиз. Кулындагы җиз башлы зур камчыны селеккәләп, авылдан чыкканчы кешеләргә күрсәтеп һәм очынып барды. Н.Яһудин

2) Күңел биреп. Югыйсә тырышкан да иде инде [Гөлшат]. Очынып эшләде. М.Әмирханов. --- Хәдичәнең кулыннан көрәкне тартып алып, бәрәңгене үзе казый, яшьлек дәрте килгәндәй очынып эшли иде [Минхаят карчык]. Татарстан яшьләре

3) Усалланып, ярсып, ыргылып. Берәр мескен фермерның җир кишәрлегенә кемдер кергән дип, очынып прокурор урынбасары килеп җиткәнен [күргәнегез бармы]? Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә