ОЧЫНУ ф. 1) Үзалдына арлы-бирле очу. Аның башында, ялкын сыман очынып, кызыл флаг җилферди. Г.Әпсәләмов. Очынып кына калмыйча, бераздан ул, якын ук килеп, кыя читендә асылынып торган Мәдинәнең йөз каршында җилпенеп тора башлады... Г.Гыйльманов. Бары бал кортлары гына, нидер әйтергә теләгәндәй, безелдәшә-безелдәшә, аның тирәли очынып йөриләр иде... Л.Шәех

2) Канат кагу, җилпенү. Диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларны Газизә җентекләп кенә күзләре белән эзләгән хәлдә, карчыкның күзенә алар җил белән очкан йон кисәкләре кебек кенә чагылгалый иделәр. Ш.Камал. Күктә очынып-очынып сабан тургайлары сайрый. Р.Хәбибуллина

3) күч. Тиз хәрәкәтләнү. Әле генә үз-үзләрен белешмичә очынган атлар шып туктадылар. Ф.Әмирхан

4) күч. Дулау, тавыш чыгару. Очына апагыз, тагын нәрсәдер әйткән иде дә, түзем тезгенем ычкынды да китте. Г.Кашапов

5) күч. Мактану, масаю; артыгын кылану. – Очындыгыз болай! – дия-дия, Бүрегем алып баштан, күккә чөя. М.Саттаров. Солтан Җәләевич кебекләргә мактап сүз әйтергә дә ярамый, юкса очынып, үсенеп китәләр. Ф.Яхин. Башым әйләнеп, очынып китәргә сәбәп юк. Тамаша

6) күч. Дәртләнү, ашкыну. Очынып йөрим яшь чактагы кебек Әлмәт урамында. К.Булатова. Камил очынып аның каршысына килеп басты. Г.Галиева. Шул ук вакытта, иҗат кешесе алга таба да очынып эшләсен өчен, җылы сүзләр ишетү дә мөһим. Шәһри Казан

7) күч. Нинди дә булса хис белдереп текәлеп карау. Разиянең күзләре йомшак кына очындылар, --- мине каһәрләделәр, иркәләделәр. Ф.Әмирхан

Очына башлау Очынырга керешү. Күңел ниндидер билгесез, ләкин татлы бер талпыну белән талпынып, иләс-миләсләнеп очына башлый. И.Гази. Мансурны этеп җибәргән идем, Әзһәре килеп ябышты: – Әле син сугыша да беләсеңмени? – дип очына башлады. Л.Гыймадиева

Очына төшү Бераз очыну; тагын да ныграк очыну. Viрлар аның яныннан үтеп киткәндә, артистка тагын да очына төшеп, кулларын туп керткән футболчы сыман күккә чөеп исәнләште. Татарстан яшьләре

Очынып җибәрү Көтмәгәндә очыну. Бүген бигрәк артыгын очынып җибәргән идегез, дигән мәгънәне аңлата иде. Н.Яһудин

Очынып йөрү Шактый вакыт, күптәннән бирле, берара очыну. Кешеләргә сиздермәскә тырышса да, ул инде әле генә очынып йөргән Саимә түгел иде, йөзе уйчан, аяклары авыр атлый. Г.Галиева

Очынып китү Кинәт очыну. – Шулай дисәң генә, – дип, җанланып, очынып китте Рафаэль. Р.Мөхәммәдиев. Аларның геройлары да, юктан гына очынып китеп, теләсә кемне кысып кочакларга яки кочагына ташланырга әзер тормыйлар. Т.Миңнуллин. Сабыр гына тыңлап торган Габдулла очынып ук китте: – Шулай, дөрес, малайлар, безнең өй каршында бабай заманыннан калган бик тармаклы юкә бар. М.Рәфыйков

Очынып тору Хәзер яки гел, даими очыну. Күңелләрдә – очынып торган дулкынлану. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә