ОЧЫНДЫРУ ф. 1) Җилфердәтү, тузгыту. Халат чабуларын очындыру

2) күч. Мактап һаваландыру; узындыру, аздыру. Чит илләрнең бик бай кешеләре дә үз балаларын бик очындырмыйча, гади генә шартларда, иң мөһиме – бәләкәйдән үк хезмәткә күнектереп үстерергә тырыша. Өмет

3) күч. Дәртләндерү, ашкындыру, җилкендерү; мактау. Күңелемне кабат очындыр! Г.Гыйльманов. Шәмси ага һәрберебезне шулай очындырып эшләтә белә иде. Ватаным Татарстан

Очындыра башлау Очындырырга тотыну

Очындыра төшү Бераз очындыру; тагын да очындыру

Очындырып алу Бераз, тиз генә очындыру. Фазыл иң башта аны кулларында югары күтәреп, очындырып алды. Шәһри Казан

Очындырып җибәрү Тагы да интенсиврак очындыра башлау. Саниянең ул җырны беренче кат ишеткәчтен дә шулай ошатуы мине бермә-бер канатландырып, тагы да очындырып җибәрде кебек. Р.Мөхәммәдиев. Әхмәтхан тагы аны какмый да, әллә ни очындырып та җибәрми: хатын хатын урынында булырга тиеш. Р.Камал

Очындырып кую Бер мәртәбә, аз гына очындыру. – Синең кебек егетләрне табарга кирәк әле, – дип, очындырып куйды тагы сүзенең ахырында. Р.Мөхәммәдиев

Очындырып тору Гел, даими очындыру. «Кар көрәсә – буран уйната», – дип, җай чыккан саен үземне мактап, туганнарым алдында салпы якка салам кыстырып, очындырып торганнарын һич онытасым юк. Р.Мөхәммәдиев. «Музыка үзе очындырып биетеп тора, сезгә көчәнәсе дә юк», – ди торган иде балет төркеме җитәкчесе Мансур Гатиятуллин биючеләргә. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә