ОЧУЧАН с. 1) Очарга сәләтле; билгеле рәвештә оча торган. Минем башыма килгән вакыйганы атам илә анама барып хәбәр бирүче, кеше теле илә сөйләүче, тиз очучан кош кайдан алыйм икән? Һ.Атласи 2) хим. Тиз таркалып газ халәтенә күчүчән, очып парга әйләнүчән. Моннан тыш эт җиләге үләненең очучан матдәләре кешегә дә тискәре йогынты ясый: баш авырта, эшкә сәләтлелек кими. Туган як |