ОЧУ I ф. 1. 1) Һавада канатлар хәрәкәте ярдәмендә бер урыннан икенче урынга күчү. Киек казлар очып бара иде, Вакыт ага иде битараф. М.Әгъләмов. Ярый әле кош мине тыңламаган, туктамаган икән. Очты да китте. И.Низамов. Җирнең тарту көчен әгәр Үзгәртә алсам, Канатлар да үсеп чыгып, Мин оча калсам... Н.Сафина 2) Һавада, бушлыкта хәрәкәт итү, бер урыннан икенче урынга күчү (очкыч һ.б.ш.лар тур.). Кайвакыт күктә кошлар түгел, тезелешеп, йолдызлар очып бара сыман. Ф.Яруллин. Аның артыннан ук таң алды эңгер-меңгерен калтыратып, күк биеклегендәге салкыннарны ярып, өлгер самолёт очып үтте. Г.Кашапов 3) Җил белән яисә ыргыту, ату сәбәпле һавада хәрәкәт итү. --- Форточкадан Җәүһәрнең портреты очып керде. Ф.Яруллин. [Туп] оча, сызгыра, сакчы малайлар аның артыннан өлгерә алмыйлар, өмет бары тик Зөфәрдә! А.Гыйләҗев. Снарядлар баш очыннан очып китәләр дә кайдадыр ярылалар. Казан утлары 4) Өстән аска төшү, ыргытылу. Алар артыннан бизәкле зур чәйнек идәнгә очты. М.Маликова // Салмак кына төшү. Менә бер вакыт Рифаның кулъяулыгы идәнгә очты. Х.Камалов 5) Тирә-якка чәчрәү, таралу, тузгу. Аның аты сөлектәй сузылып чаба, корсак астыннан уч-уч күбекләр очып кала. М.Хәбибуллин. Пычкы чүбе бөтерелеп-бөтерелеп очты, кар бураны кебек өермәләп-өермәләп сибелде. Д.Каюмова 6) хим. Һавада таралу. Спирт очу 7) Егылу, мәтәлү, тәгәрәү. Корабтагы ике алып, аркаларына ук кадалып, суга очтылар. М.Хәбибуллин. Бишекле мотоцикл кызулык белән суга очты. Ватаным Татарстан 8) күч. Бик тиз хәрәкәт итү. Канатланып оча зур эшелон, Күксел төтен кала таралып ---. Ф.Кәрим. Акны-караны күрми чаба, юк, чапмый – оча гына. Р.Мулланурова. Горизонт чиста, траулер борыны белән вак дулкыннар ерып оча гына. Ф.Шәфигуллин 9) күч. Бик тиз үтү (вакыт тур.). Җилләр өзгән яфрак сыман Көннәр оча – еллар кими. Ф.Сафин 10) күч. Таралу, еракларга, күпләргә ишетелү. Хәбәр очу. Яңалык очу 11) күч. Эштән чыгарылу, дәрәҗәле урыннан алыну. Ә аның [Ханәфинең] һич кенә дә «очасы» килми. --- Барыбер председатель урындыгыннан төшәсе килми. В.Нуруллин. Экраннарда кайный халыклар! Оча президентлар! Р.Фәйзуллин 12) күч. Омтылу, ашкыну (күңел, хыял тур.) Уйларым еракта калган Казан тирәсенә очтылар. Г.Бәширов 13) күч. Юкка чыгу, югалу. Ачы җил исә башлауга, томан күтәрелде, иртәнге чык тамчысы төсле, ул да китте, җилгә очты. Г.Бәширов. Үткән еллар, алышынган заманнар, Очкан тәхет, падишаһлар, бароннар ---. Ф.Сафин. Тозлы җил шикелле бушка өреп, яшьлек каядыр очып бара. Ә.Гаффар // Талану, урлану, алдану һ.б.ш. сәбәпле бетү 14) күч. Онытылу (хис тур.). Кайчак ул сагышлана, әмма аның сагышы, иртәнге чык кебек, тиз оча иде. Г.Әпсәләмов 15) күч. Тормышка ашмау (өмет-хыяллар тур.). Бетте, очты, юкка чыкты бөтен планнар, дип уйлады Нияз. Д.Каюмова 2. рәв. мәгъ. очып 1) Усалланып, ярсып. Очып талашырга 2) Тиз генә, кызу. Әй, очып кына кайтасы иде дә атасы янына, барысын да аңлатып, төшендереп бирәсе иде. М.Хәбибуллин. Мин салга бәйләнгән юеш арканны әле һаман да җибәрмәгән идем – очып диярлек суга кереп киттем. Ф.Шәфигуллин 3) Күңел күтәренкелеге белән. Хат ташучы Сәрвәрнең хат көтүен белә, шуңа күрә тавышы очып, уйнаклап чыкты. Я.Зәнкиев ◊ Очарга тору Ашкыну, ашыгу. Очып барганда тартып төшерү Көтмәгәндә начарлык эшләү. Бу сорау Мидхәтне очып барган җиреннән тартып төшергәндәй итте. М.Маликова. Очып барып төшү Бик каты егылу. [Хәйдәргали агай:] Сугып торып җибәрермен... Очып барып төшәрсең... Р.Мөхәммәдиев. Очып йөрү Күтәренке кәеф белән тиз-тиз хәрәкәтләнү. Эссәт әкә казанлык янында маташкан хатыны тирәсендә очып йөри башлады ---. Я.Зәнкиев. Очып куну 1) Кискен хәрәкәт белән кемгә дә булса һөҗүм итү, ташлану. Кәүкәбелҗәннәт аңа очып кунар чиккә җитте. Ф.Садриев; 2) Кемне дә булса гаепләү Оча башлау Очып китү, очарга тотыну. Мин өйдән чыкканда, урамда җилләргә ияреп, беренче кар бөртекләре оча башлаган иде. Сабантуй. --- андый фактлар өчен командованиенең погоннарыннан йолдызлар оча башласа, казармаларның барлыгын данлы генералларыбыз да исләренә төшерер һәм ул очракта яшь солдатлар өчен андагы төнге «сеанслар»га чик куелыр иде. Татарстан яшьләре Оча бирү Бернигә карамый очу Оча тору Әледән-әле очу; һаман очу. Уйлар оча торды, [Хәнәфинең] гәүдәсе авырая бара. Э.Касыймов Очып бетү Тулысынча очу, һәммәсе очу. Бар булган байлыгым шул җыр белән бергә очып бетмәсә ярый инде. Х.Ибраһим. Аштамырлар һәм суганны чи килеш салсаң, пешкән чакта аларның су парлары белән хуш исләре һәм тәмнәре очып бетә. Йорт эшләре Очып йөрү Шактый вакыт очу. Кар бөртеге очып йөри күктә, безне уйлы-моңлы иттереп. К.Сибгатуллин. Балык тота торган кошлар елга һәм күлләр өстендә сәгатьләр буена очып йөриләр. Кызыклы ихтиология Очып китү Очар өчен кискен хәрәкәт итә башлау. Елмаеп кына торган зур кара күзле, түгәрәк йөзле, кашлары очып китәргә канат җәйгән кошны хәтерләткән, йомшак холыклы кеше иде. Д.Булатова. Мескен торна, очып китәр өчен күпме генә талпынса да, ядрә чәрдәкләгән сыңар канатын җәеп җибәрә алмады. Ватаным Татарстан Очып тору Туктаусыз очу. [Рафаэль] лапас кыегыннан мәче мыегыдай берөзлексез очып торган кар тузанын сокланып күзәтте. Р.Мөхәммәдиев. Кап-караңгы төндә тирә-юнендә миналар шартлый, утлы пулялар башы тирәсендә күч кебек гөжләп очып тора ---. Х.Камалов. Көннәр очып тора, Төннәр очып тора; Өмет канатларын Җилләр кисеп тора... Ф.Яруллин |