ОЧСЫЗЛАНУ ф. 1) Бәясе төшү, арзанлану. Аларның бәйдән ычкына барулары нефть очсызлану һәм финанс кризисы белән бәйле. Татарстан яшьләре

2) күч. Кемнең яки нәрсәнең әһәмияте кимү, дәрәҗәсе, авторитеты төшү. --- югары белемле дипломлы кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, аңа караш очсызланды. Татарстан яшьләре. Шуның кадәр очсызланган хатын-кызга, инде тулаем ир-атлардан гына торган компания булса да, борылып карар идеме икән? Шәһри Казан

3) күч. Үз дәрәҗәңне төшерү. Соңгы чиктә ул Ниязов янына үземә керергә туры килер микән? Алай итсәң, очсызлану гына була инде. В.Имамов. Бирүче очсызланырга яратмый ул, кемнең алдатасы килсен! Ф.Яхин. Иҗат бит ул очсызлану яисә актуальлегеңне югалтмас өчен генә кеше каршында бөтерелү дигән сүз түгел, ул киңрәк һәм югарырак төшенчә булырга тиеш. Шәһри Казан

Очсызлана бару Торган саен очсызлану, эзлекле рәвештә очсызлану. --- товарларының очсызлана баруына закон проекты гына сәбәпче түгел ---. Ватаным Татарстан. Сум салмак кына, әмма зур тизлек белән очсызлана барганда, саклыкка дип җыйган акчаларны читек балтыры да, оекбаш та, пыяла банка да коткара алмаячагын алар инде яхшы аңлый. Шәһри Казан

Очсызлана башлау Очсызлануга табан үзгәрү. Рубль доллар һәм еврога карата очсызлана башлады. Ватаным Татарстан

Очсызлана тору Торган саен очсызлану. Инде үземнең ир аламасын әйтер идем, очсызлана торгач, балык ыслый торган җиргә каравылчы булып урнашты. Әдипләр

Очсызлана төшү Бераз очсызлану; тагын да очсызлану. Татарстан башкаласында мотор ягулыгы бәясе соңгы бер атнада тагын очсызлана төште. Татар-информ

Очсызланып алу Кыска вакытка очсызлану. Тимер һәм цементның очсызланып алуы торакның, күп дигәндә, 1–2 процентка гына очсызлануына китерәчәк. Татарстан яшьләре

Очсызланып бару к. очсызлана бару. Фатир бәясе ай саен очсызланып бара. Татарстан яшьләре

Очсызланып бетү Нык очсызлану, тәмам очсызлану

Очсызланып калу Ахырда очсызлану. Бер атна дигәндә урыс акчасы тагын да очсызланып калды. Ф.Яхин

Очсызланып тору Гел яки әледән-әле очсызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә