ОЧСЫ’З-КЫРЫЙСЫЗ с. 1) Бик зур, бик озын, бик киң, чикләре күренмәгән. Һавада җиргә җай гына иңә баручы очсыз-кырыйсыз ак челтәр пәрдә тирбәлә кебек. Г.Тавлин.--- Алда якты кояш нурына коенган очсыз-кырыйсыз сахра җәелеп ята. М.Вәлиева. Шуны тамаша кылырга очсыз-кырыйсыз чират тезелә. Мәдәни җомга 2) Бик күп, чиксез, әллә никадәр. Милли мәктәпнең киләчәге нинди булачак, очсыз-кырыйсыз реформалар безне кая китереп чыгарыр? Идел. Менә шундый очсыз-кырыйсыз мәшәкатьләре белән тормыш дәвам итә. Безнең гәҗит 3) күч. Бик озак вакыт дәвам иткән, дәвамлы, мәңгелек. Сөюләрнең чиге буламыни? Сөю бит ул очсыз-кырыйсыз. К.Булатова. Безгә очсыз-кырыйсыз кебек тоелса да, күпмедер вакыттан соң шартлау-сызгырулар туктады. Казан утлары |