ОЧСЫЗ II с. 1. 1) Арзан, түбән бәяле. Көньяк гөлләре бик горур була, Бик очсыз да булмый үзләре... Ә.Синугыл-Куганаклы. Мәскәүдә ипигә интеккән чаклар бар иде, ә монда барысы да мулдан, аннары бермә-бер очсыз. М.Хәбибуллин. Товарлар кайда очсызрак, шуннан мин машина белән барып алырмын. Ф.Яруллин

2) күч. Кешелек өчен бәһасе булмаган. Юк, кешеләр, адәм балалары бу бөек могҗиза алдында үзләренең никадәр юк нәрсә, вак, кешелексез мәшәкатьләр, очсыз мәшгулият белән шөгыльләнергә мәҗбүр булулары өчен үкенмәде дә, оялмады да. А.Хәлим

2. рәв. мәгъ. Түбән бәягә. Ул колны бик очсыз гына алырсың син, сатып аны бик күп нигъмәт табарсың син ---. Кол Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә