ОЧРАШУ II и. 1) Бергә үткәргән вакыт. Авылыгызга, синең белән очрашуга барулар миңа газап та, әйтеп бетергесез рәхәт тә иде. Ф.Яруллин. Очрашуларны да яшереп кенә үткәрәбез. М.Маликова. Очрашуларыбызның берсендә ул кулымны алды да анда үз исемен язды. Безнең гәҗит 2) спорт Кара-каршы уен, ярыш. Беренче звеноның соңгы очрашулардагы искиткеч чыгышы нәкъ менә Евротурдагы нәтиҗәләргә бәйле дә инде. Ватаным Татарстан |