ОЧРАШУ I ф. 1) Кара-каршы очрау, юлыгышу, күрешү. Аерым планеталар булсак та, көннәрдән бер көнне без мәхәббәт йолдызлыгында очрашабыз. Ф.Яруллин

2) Танышу, күрешү, аралашу һ.б.ш. максат белән вакытлыча бер урынга җыелу. Очраштык, белештек, ул безнең ерак кардәш тиеш кеше икән. Я.Зәнкиев

3) Күңел ачу өчен, сөйгәнең, аралашып йөргән егет яки кыз белән күрешү. Берничә тапкыр алар Заһриның бакча башында яшерен генә очраштылар. М.Мәһдиев. Бүтән очрашу насыйп булмады безгә! М.Вәли. Сания күрешүдән баш тартты, очрашырга риза булмады ---. Я.Зәнкиев

4) Кара-каршы уйнау, ярышу, көч сынашу (спорт ярышлары тур.). Иң элек «Газовик» белән «Спартак» очрашты. Әлки хәбәрләре

5) Якынаю, кушылу (җансыз әйберләр тур.). Озакламый Идел, ашкып, Яңа юллар белән очрашыр. Ә.Ерикәй

6) Күзләр, караш туры килү. Күзләре картның нур чәчеп торган якты соры күзләре белән очрашты. Д.Булатова

7) Нәрсәгәдер юлыгу, баштан кичерү һ.б.ш. Тормыш – кырыс чынбарлык ул, аның катылыгы белән очраша калсаң, ул беркемне дә аямый! Я.Зәнкиев

Очраша башлау Очрашырга тотыну. Хәзер инде ешрак очраша башладылар, ресторанга бардылар, шәһәр читенә пикникка чыктылар һәм бергә эшләүләренә ике ел тулганда өйләнешеп куйдылар. З.Мурсиев. Тренировкалардан соң егет булачак тормыш иптәше белән очраша башлый. Өмет

Очраша бирү Бернигә карамый очрашу

Очраша тору Әледән-әле очрашу; хәзергә очрашу

Очрашып алу Бер тапкыр яки кыска вакыт аралыгында очрашу. Юк йомышларын бар итеп кергән берничә күрше хатын кичкырын Хуҗа абзыйларның болдырында бер очрашып алды. Р.Мөхәммәдиев

Очрашып йөрү Озак вакытлар очрашу. Тимерханның гыйшкы Фаягөлгә төшкән, очрашып йөри башлаганнар иде. Р.Мулланурова

Очрашып кую Көтмәгәндә очрашу. Залдагы ыгы-зыгыны олы канәгатьлек хисе белән күзәтеп утырган Сталин белән Куйбышевның шул мәлдә гел көтмәгәндә карашлары очрашып куйды. Р.Мөхәммәдиев

Очрашып тору Даими, регуляр рәвештә очрашу. Студент елларда шәһәр һәм республика күләмендә уздырыла торган киңәшмәләрдә әледән-әле очрашып тора идек. Б.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә