ОЧРА’У ф. 1) Барганда, кайдадыр булганда, кемгә яки нәрсәгә дә булса тап булу, юлыгу, каршысына килеп чыгу. Анда [базарда] инде татар агай-энесе очрамый калмас. Ә.Еники. Чикләвек очрамады, дисә, Йосыф абыйсы барыбер ышанмаячак иде. В.Нуруллин. Урманда очраган кешеләрнең мине күрүгә котлары очып йөгерә башлаулары минем өчен кызык иде. Ф.Яруллин

2) Берәр хәлгә тап булу. Уңышсызлыкка очрау

3) Сирәк кенә булып тору. Түбән җирләрдә, елга буйларында гына кара туфраклы басулар очрый. Н.Фәттах

Очраган берсе Теләсә кем. Очраган бер кеше к. очраган берсе. Янә бер хәдис шәрифтә: «Кешедән һәр ишеткәнне очраган бер кешегә сөйләп йөрү – ялган сөйләүгә бәрабәрдер», – диелә. Өмет

Очрап кую Көтмәгәндә очрау. Без яшь чакта кура җиләге җыйганда, арада ап-агы очрап куяр иде. И.Низамов. Пассажирскийда мәшәкатьлерәк: әле проводник килеп чыга, әле контролёр очрап куя. Н.Фәттах. Бәлки, әле МТС машинасы очрап куяр. А.Хәсәнов

Очрап тору Даими очрау. Алай дисәң, урамнарда төрле гарипләр – зур башлы кәрләләр, бөкреләр, сукырлар очрап кына торалар. Ә.Еники. Хәер, утыз җиденче, кырык сигезенче еллар истәлеге миңа адым саен очрап тора. М.Мәһдиев. Фатыйх абый анда да үзен бик иркен хис итә, танышлары очрап кына тора иде. В.Нуруллин

Очрый башлау Очрарга тотыну. Глаукома да (вакытында дәваламасаң – сукыраюга китерүе бар) 39 – 40 яшьлекләрдә очрый башлый. Өмет

Очрый килү Хәзергә кадәр очрау. Күп еллар дәвамында авыру билгеле җирлекләрдә генә очрый килде, ләкин соңгы елларда аның торган саен зуррак территорияләрне яулый баруы күзәтелә. Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә