ОЧРАТУ ф. 1) Кемне дә булса берәр җирдә туры китерү, күрү // Кемгә яки нәрсәгә дә булса тап булу, юлыгу; күрергә, белергә туры килү. Кеше асылы: үрнәк яки гыйбрәт – Очратырсың начарын да, яхшысын да... Р.Рахмани

2) Эзләп табу, туры китерү. Сине очратыр сәгатьне гомер буе көткәнмендер, бәлки. Р.Мулланурова

3) Өйрәнү, тикшерү, уку вакытында ачыклау, искәрү, белү. Журналда Г.Камал тарафыннан ясалган гаҗәп уңышлы карикатуралар очратырга мөмкин. М.Гали

Очрата башлау Очратырга тотыну

Очрата килү Әледән-әле очрату. --- [Әлеге] табышмакны байтак еллардан бирле «Борынсыз чыпчык боз тишә. – Тамчы» вариантында очрата киләбез. Х.Мәхмүтов

Очратып кую Көтмәгәндә очрату. Әгәр инде [Кадыйр Мөхәммәт бабайны] ялгыш очратып куйса, теше сызлаган кеше сыман, йөзенә газап билгеләре чыгарып, көчкә-көчкә генә сөйләште. Ф.Яруллин

Очратып тору Гел, һәрвакыт очрату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә