ОЧРАКЛЫ с. 1. 1) Көтелмәгәндә барлыкка килгән, булган. Савыт-сабаларны җыйган вакытта, әллә махсус, әллә очраклы рәвештә, Наҗия белән Чәчкә генә калдылар. Ф.Яруллин. Анысы – көтелмәгән, очраклы хәл. В.Нуруллин 2) Искәрмәстән килеп чыккан, очраган, тап булган. Очраклы кеше түгел, бер-беребезне күптән беләбез. М.Маликова. Син бит очраклы юлчы гына. Ф.Яруллин. Күзгә төртсәң күренмәслек мондый караңгыда нинди очраклы шаһит, ди, ул? Т.Әйди 3) Сирәк кенә, вакыт-вакыт булгалый торган. Сез бу хәлне Шәриповның очраклы бер ялгышы, аның юмартлыгыннан килгән бер нәрсә итеп карадыгыз. Р.Ишморат 4) Нигезсез, тиешле җирлексез барлыкка килгән. Универсиадада авыр атлетика буенча очраклы медальләр булмады. 2013 Универсиадасы блогы 5) Очраклылыкка (2 мәгъ.) нигезләнгән 2. рәв. мәгъ. 1) Искәрмәстән, уйламаганда. Очраклы гына күреп алу 2) Нигезсез рәвештә, бәйләнеш, сәбәп булмый торып. Кулинария сәнгате осталары безнең тарафтан очраклы сайланмады ---. Ютазы таңы |