ОЧЛЫМ и. Өске өлеше очлаеп килгән хәрби баш киеме. --- Дәһшәтле бу сугыш вакытында аның да тимер очлымы тәгәрәп җиргә барып төште. Ф.Бәйрәмова. Очлымнары, путалары, калканнары, орыш киемнәре, ат кирәк-яракларына кадәр алтын белән бизәлгән. М.Хәбибуллин. Тәреле очлымнар астына оялаган шөпшәләрнең зәһәр угы соңыннан коточкыч бәлаләр китерде. З.Фәтхетдинов |