ОЧЛЫК и. 1) Нәрсәнең дә булса очына, башына кидертелә торган очлы нәрсә. Шуны ничек кирәк алай чүкеп, ук һәм сөңге очлыклары, савыт-саба, балта-пычак ясау да әлләни осталык сорамый. З.Мифтахов. Сөяк очлыкның башына кремний кисәкләре куелган булган. Кызыклы ихтиология 2) анат. Кешедә аяк һәм кулларның һәрберсе. Кешенең түбәнге очлыкларының зур сөякләре кул сөякләреннән шактый калын ---. Биология 3) анат. Хайваннарның гәүдәсе һәм башыннан аерымланган, гадәттә мускул көче белән хәрәкәтләнә торган үсенте. Кысланың авыз кырыенда алты пар үзгәргән очлыклар урнашкан ---. Биология. Алгы очлыклары бушап калгач, австралопитеклар аларны азык табуда һәм, корал тотып, дошманнарыннан саклануда файдалана башлаганнар. Табигать белеме 4) Нәрсәнең дә булса бетми калган кечкенә кисәге, калдыгы. Күзгә ташланган өч-дүрт өстәл, иске урындыклар, идәндә чәчелеп яткан тәмәке очлыкларыннан башка [бүлмәдә] бернәрсә дә юк. Ш.Камал |