ОЧЛЫ с. 1) Очы (1 мәгъ.) бик нечкә булган, үткен; чәнчә, кадый, тишә торган. Агач башларын тиз генә тарап киткән җил тагын тынды, күл юка боз белән капланган шикелле, аны тик суүсемнәрнең очлы уклары гына чәнчеп тора. Ә.Гаффар. Барлык пираньяларның да, суга эләккән корбан тәненнән ит кисәкләрен өзеп алу өчен, очлы тешләре бар. Биология 2) Очы (2 мәгъ.) тараеп, нечкәребрәк, озынчаланыбрак беткән яки ясалган. Очлы тау башында өч каен, Очлары тирбәлә җилләргә Зәңгәрсу ефәктәй көннәрдә. Г.Афзал. Мондый очлы түбәле кайры-тире алачыкларда кыргый җәнлекләр аулап көн күрүче урман кешеләре ягы иде. Н.Фәттах. Тәңкәләре очлы, артка таба бөгелгән ромбсыман пластинка рәвешендә. Биология 3) күч. Әйбәт күрә торган, үткен. – Әлфриднең күзләре очлы, чибәр кызларны күрә белә, – диде Ирфат. Ф.Яруллин. Холык-фигылеңдәге бәләкәй генә кимчелегең дә аларның очлы күзләреннән читтә калмас. Р.Мулланурова ◊ Очлы колак Күп ишетә торган кеше. Очлы күз Күп күрә торган, игътибарлы кеше. Кайбер очлы күзләргә абый белән сеңелнең мөнәсәбәте бик шикле тоелды. Н.Фәттах. Очлы күзле Күп күрә торган (кеше тур.). Очлы сүз Үткен, усал, төртмәле сүз. Очлы тел Усал, үткен телле кеше |