ОЧЛАЮ ф. Очлы форма алу. Алдыбызда өскә таба очлаеп калыккан һәм иң очына кызыл йолдыз беркетелгән конус рәвешендәге зур һәйкәл – обелиск басып калды. Ф.Хөсни. Силос базының төбе аска очлаеп казылган ---. Безнең гәҗит

Очлаеп бетү Бик нык очлаю. [Эвглена] Тәненең алгы очы йомры, ә арткысы очлаеп бетә. Биология

Очлаеп калу Очлы формага килү һәм шул форманы саклау. Янә пыяла ишек аша караватта үлек сыман ятучы, битләре очлаеп калган әтиемә күз аттым. Идел. Азот җитмәгәндә, кыяр яфраклары саргая, ә кыяр үзе очлаеп кала. Бәйрәм

Очлаеп килү Очлырак, сузынкырак форма алу. Түгәрәк йөз, киң маңгай, аска таба очлаебрак килгән яңаклар, зәңгәр күзләр, кайтарылып торган озын керфекләр хан кызы Чәчкәне әйтеп тә, күреп-карап та туймаслык матур итә иде. М.Хәбибуллин. Үрелеп утны кабызса, бу тимер очлаеп килгән түгәрәк агач башына беркетелгән җиз ай булып чыкты. Р.Вәлиев. Суның өске катлауларында яши торган балыкларның түшләре, кагыйдә буларак, очлаеп килә. Кызыклы ихтиология

Очлаеп китү Кинәт очлаю. Барысы да кара җиләннән, өскә очлаеп киткән башлыктан икән. Г.Гыйльманов. Текә түбә, өскә таба очлаеп киткән аркалар, биек манаралар – болар барысы да ашкынып югарыга омтылу тәэсирен тудыра. Урта гасырлар тарихы

Очлаеп тору Даими яисә билгеле бер вакыт дәвамында очлайган хәлдә булу. Сөембикәнең өстендә кеш туны, башында очлаеп торган шәмәхә төсендәрәк җофар тиресеннән тегелгән калфак ---. М.Хәбибуллин. [Йомры суалчанның] Озынча цилиндрик тәне гадәттә баш-баштан очлаеп тора. Биология: хайваннар. [Павлушинның] Кылыч сыман очлаеп торган дәү борыны тагын да озыная, сузыла төште... Х.Ибраһим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә