ОЧЛА’У ф. 1) Оч ясау, очлы итү. Очлый торган казыгыңның башына бер бүдәнә килеп кунды. Әкият. Карандашыңны ипләп кенә очла да кәгазеңне алдыңа куй. Н.Дәүли. Шундый гади генә корал ит кисәргә, сөяк ватарга, --- таяк очларга яраган. Табигать белеме

2) Оч ишү (чыбыркыга). Җептән бушаган кәтүкне, нәкъ урталай кисеп һәм киселгән башын аз гына очлап, мөгезгә тыгыз итеп кидерәләр. Казан утлары

3) Нәрсәнең дә булса (кибән, эскерт, манараның) оч, югары өлешен эшләү. Кырда кибән очлау да Гатият абзый карамагында булды. М.Мәһдиев

4) диал. Төбәү, төзәү (мылтыкны, сөңгене, штыкны). Мылтыкны очлап алга сузу

5) Тәмамлау, төгәлләү. Ил җимерек, халык гаҗиз, кеше ят – Ник гомерне болай ямьсез очладык? Г.Мөхәммәтшин. Гафу итегез, хәзер сүзебезне очлыйбыз. Т.Әйди. Табышмагым чишелде, Сер капчыгым тишелде... Уйнап кына башладым, Чынлап кына очладым! Ш.Галиев

6) Берәр төркемнең, колоннаның иң алдында яки иң артында бару. Иң алдан ана бүре атлаганы күренә. Аның эзеннән – быелгы бала бүреләр. Карт ата бүре арттан очлап бар[а]. Г.Хәсәнов

7) күч. гади с. Әрәм-шәрәмгә бетерү, юк итү. Байлыкны очлау

8) күч. гади с. Һәлак итү

Очлап чыгу Тулысынча, тиешле дәрәҗәдә очлау. – Гөлләрия, иркәм, – ди. – Син булмасаң, диплом дигән нәрсәне очлап чыга алмый идем. К.Тимбикова. Синнән башка да уракны очлап чыгарбыз ---. Б.Камалов. – Беләсең бит, апагыз күптән вафат, ялгыз интегүемне күреп торасың, менә моны да очлап чыгасы бар, – ул төзелеп бетмәгән йортка ишарәләде, – синсез барып чыкмаячак. Г.Гомәр

Очлап бетерү Тулысынча очлау. [Тутакай] сүзен очлап бетерә алмады, ишек шакылдады. Г.Исхакый. Әхәт чыбыркысын очлап бетерә, шартлатып җибәрә. Һ.Такташ. Ул [командир] сүзен очлап бетерә алмады. Г.Кашапов

Очлап карау Булу-булмавын сынау өчен очлау

Очлап килү Очлап бетерү алдында тору. Атасы Бикбулат килгәндә, Нәфисә яза торган хәбәрен очлап килә иде. Г.Бәширов

Очлап кую Берәр нәрсәне алдан яки тиз арада очланган хәлгә китерү. Кәшифәкәемнең сәламәтлеген бер минутка да истән чыгармыйм, тик әлегә диплом эшен тәмам очлап куймыйча, аның белән шөгыльләнеп булмый. К.Тимбикова. --- Ездовойның фронтта тоткан урыны хакындагы гәпне шуның белән ипләп кенә очлап куярга иде Хәнәфигә. В.Нуруллин. Ихтыярның инде атна буе күңелен борчып йөргән уйларны тизрәк очлап куясы, бу туйдырган темадан читкә китәсе килә иде. Р.Вәлиев

Очлый башлау Очларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә