ОЧЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. очлау (1 мәгъ.)

2) к. очлаю. Яр буенда бик тирән булмаган урында, ягъни сайлыкта, дулкын сыртлары күтәрелә һәм очлана. Башлангыч география курсы

3) Бер-бер артлы җигелү. Бикмөхәммәт, Заһир дигән малайларның, бәләкәй чанага очланып, мине урам буйлап йөртүләрен әле дә булса уйлап көләм. М.Гафури

4) күч. Тәмамлану. Зур юл шулай тар сукмак белән очлана инде. Ә.Гаффар. Комсомол райкомында сүз шулай очланды ---. Б.Камалов. Һай, алдан ук белгән булса соң тиле белән булышуның азагы ничек очланганын! Н.Гыйматдинова

Очлана бару Торган саен ныграк очлану; даими очлану. Ул, еллар үткән саен, ныграк очлана барсын, аның күзеннән читтә калган проблемалар булмасын, дигән фикер дә яңгырады. Сарман

Очлана башлау Очланырга тотыну

Очлана төшү Бераз очлану

Очланып бетү Тулысынча очлану. --- Мин сөйләячәк вакыйгаларның очланып бетмәгәннәре дә бар. Ф.Яруллин

Очланып җитү Тиешле дәрәҗәдә очлану

Очланып калу Ниндидер тәэсирдән соң очлану һәм шундый торышны саклау. Аның йөзеннән кан качты; борыны очланып калды. И.Гази

Очланып килү Эзлекле рәвештә очлану. Өй түбәсенә мендем дә, аның иң очланып килгән җиренә басып, кулларым белән морҗага ябышып тора башладым. Ф.Әмирхан. Болар [балыклар] зур түгел, барлыгы ун сантиметр чамасы озынлыкта гына иделәр. Туры һәм нечкәләр, очланып килгән озын танаулылар. Диңгез тирәнлегендә

Очланып китү Кинәт очлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә