ОЧЛАМ и. 1) Нинди дә булса әсәрнең соңгы, йомгак өлеше. Көйләр дә нигездә – чеп-чи халтура, аннан-моннан йолкыштырылган умырыкларны корыштырып теркәлгән, япон тактасы банкындагы әзер протез башлам һәм очламнар белән ялганып тәпәләнгән нәмәрсәкәйләр... Татарстан яшьләре. Әкиятнең очламы 2) тар. Хәрбиләрнең сугышканда бәрелүдән, ук тиюдән саклый торган очлы түбәле металл баш киеме. Тәнне саклау өчен тимер түбәтәй, очлам (шлем) төрләре – кирәгә, тулка, алпак һәм тимер боҗралардан яисә калайлардан торган көбә күлмәк кулланылган. Р.Әхмәтьянов 3) махс. Биналарның түбәсендә өскә таба бик нык очлаеп торган конус яки пирамидасыман корылма, манара очы; русчасы: шпиль. Манара җиде буынлы иде, әмма каланы тупка тотканда очламы белән өстәге ике каты җимерелгән булу сәбәпле, астан бишенче каты исән иде. Р.Батулла |