ОЧЛАЙТУ ф. 1) Очлы итү, очлы формага китерү 2) Иреннәрне алга таба чыгару. [Ө] ([көзгө] дигәндәге) авазын әйткәндә, телнең уртасы хәрәкәтләнер һәм ирен очлайтып әйтелер. Фән һәм тел Очлайта башлау Очлайтырга тотыну Очлайтып тору Даими яки билгеле бер вакыт дәвамында очлайту. Әхнәф иренен очлайтып торды, апасының отыры сабырсызлана баруын күреп, ипләп кенә, ерактан уратып сөйли башлады ---. Г.Ахунов |