ОЧКЫНЛАНУ ф. 1) Очкыннар (1 мәгъ.) чыгару, очкын барлыкка китерү

2) Очкын (3 мәгъ.) сыман җемелдәү. Шәһәрдә кар пычрак, ә монда ап-ак, очкынланып, җем-җем итеп ята. Татар виртуаль гимназиясе

3) күч. Көчле, интенсив чагылыш табу; сиземләнү. Аерым-аерым шигырьләрдә очкынланган шигъри җөмләләре белән бик күп яшь көчләр кинәт үзләренә дикъкатьне алдылар. Һ.Такташ

4) күч. Хисләр белдереп җемелдәү (күзләр тур.). «Мина»лар кармагына эләккән элемтәченең йөзе кәгазь кебек агарган, күзләре ярдәм сорап очкынланалар иде. Х.Камалов. Ә Гөлфирәнең күзләре очкынланган. Р.Мулланурова. Кеше чәчен кистергәч, начар энергиядән котыла, баш җиңеләя, күзләр очкынлана. Ватаным Татарстан

Очкынлана башлау Очкынланырга тотыну. Соңыннан политик оппозиция дәрәҗәсенә күтәреләсе «туры Тукайлык» шәхес күңелендә кайчан очкынлана башлый? З.Мансуров

Очкынлана бару Торган саен күбрәк очкынлану. Ларисаның исә күзләре торган саен киңрәк ачыла, очкынлана барды, ул иркенәеп, табынны үзенчә көйләргә кереште. М.Маликова

Очкынлана төшү Бераз очкынлану

Очкынланып алу Бик кыска вакытка очкынлану

Очкынланып китү Көтмәгәндә, кинәт очкынлану. Йосыф абыйның күзләре тагын очкынланып китте. В.Нуруллин. Каһирның күзе очкынланып китте. Ә.Гаффар

Очкынланып кую Кинәт кыска вакытка очкынлану. Алар килгәч, биредә тәрбияләнүчеләрнең күзләре шатлыктан очкынланып куйды инде. Авыл офыклары

Очкынланып тору Билгеле бер вакыт дәвамында очкынлану. Яка кыекларындагы петлицаларда – очкынланып торган ромблар. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә