ОЧКЫН и. 1) Янып торган яки бик кызган нәрсәнең очып, таралып киткән вак кисәкчеге; чаткы. Борынга көек исе килеп керде. Ленарның яңа бишмәт итәгенә очкын кунаклаган, тишеп тә өлгергән. Н.Хәсәнов. Очкынга җәеп кочакны Сүндереп кара учакны. Ә.Синугыл-Куганаклы. Очкын алып шәмнән учак тергез: Кайнарлыгың белән юандыр! Г.Садә 2) Таш, тимер кебек нәрсәләр бәрелгәндә, ышкылганда чыга торган ут кисәкчеге. Станокта корыч кырам, Очкыннар җем-җем итә. З.Мансур 3) Нәрсәнең дә булса җемелдәп ялтырап торган кисәкчеге. Күз алдымда зәңгәрле-яшелле очкыннар чәчелде. Ә.Айдар 4) күч. Берәр нәрсәнең (иҗади эш, сәләт) яралгысы, барлыкка килү билгесе. Шулайдыр, ләкин күңелдә Очкын кабынып китте. Н.Сафина. --- Җәмилә Закировнаның күңелендәге очкын көйдереп торган нокта янә сызлый башлады. М.Маликова. Очкын чәчте шатлык йөрәгемнән ---. Г.Афзал 5) күч. Берәр нәрсәнең чагылышы, тәэсире. Эзләмичә генә бәхет табылмый ул, Очкын булмаса, ялкыннар кабынмый ул ---. Г.Мөхәммәтшин // Хис белдерү билгесе (күзләр тур.). Ямь-яшел күзләрендә очкыннар чәчрәтеп, хатын көлә. Р.Мулланурова 6) күч. Дәртле, ашкынучан, үткен, елдам кеше. Кыз түгел – очкын. Д.Аппакова ◊ Очкын очу Бик тиз, ялкынланып эшләү турында. Әйтерсең аның бармак очларыннан очкын оча. Г.Нурлы. Очкын чәчү 1) Бик нык шатлану. Бу хакта аларның очкын чәчеп торган күзләре сөйли иде. Сабантуй; 2) Җитез хәрәкәтләнү |