ОЧКО и. рус 1) Спорт ярышларында куела торган бәяләрне исәпләү берәмлеге; кайбер ярыш-бәйгеләрдә отыш күрсәткече. Сергей ун уенда нибары ике очко җыйды. Мәдәни җомга. Шул рәвешле Алексей НХЛ хоккейчылары арасында очколар буенча беренче урында. Ватаным Татарстан

2) сөйл. Комарлы карта уены төре

Очко бирү Берәр эшне башкалардан оста башкару турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә