О’ЧЕРК и. рус 1) Реаль тормыш вакыйгаларын үзгәртмичә сурәтли торган кечкенә күләмле әдәби әсәр. Син, начальник иптәш, газетлар актара тор, югыйсә вакытың калмыйдыр очерклар укырга. М.Хуҗин. Синең дә Берлин турындагы бер очергыңны укыйсы килә. Г.Әпсәләмов. Ни өчен мин – очерк авторы – очергымның артык нөсхәсен аңа җибәрү өчен, кемнән булса да рөхсәт алырга тиешмен? А.Яхин 2) очерклар күпл. Үзара бәйләнешле берничә мәсьәләгә караган тикшеренүләрне эченә алган махсус фәнни хезмәт. Тел белеменнән очерклар |