ОЧА и. анат. Арка ягында билдән түбәнге урын, бот төпләре; арт сан (хайваннарда). Оча урынындагы ике кечкенә сөяккә карап, китсыманнарның бабаларында арткы очлыклар булган, дигән фикергә килә алабыз. Биология. Күкәйлекләр, аналык көпшәсе, аналык һәм аналык җиңсәсе оча куышлыгында урнашып, хатын-кыз җенес системасын тәшкил итәләр. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге |