ОЧ и. 1. 1) Нәрсәнең дә булса очлаеп торган яки очлаеп, нечкәреп беткән өлеше. Борын очы 2) Сузынкы, озынча әйберләрнең бетем чиге, шул чик тирәсендәге өлеше. Ул, буш җиңенең очын сыңар кулына алып, күзләрен сөрткәндәй итте. Р.Мулланурова. Аяк бармакларында бик күп нерв очлары тупланган. Мәдәни җомга 3) Нәрсәнең дә булса үзәктән ераклашкан ягы, чиге. Бүә очына таба өйләр елганың икенче ягына да чыкканнар. Н.Фәттах. Кайсыдыр утлы ук җибәрде, корабның койрык очына ут капты. М.Хәбибуллин. Баягынак Маһинурттәй түбән очтан менеп килә, алъяпкычына төреп нидер күтәргән. Р.Мулланурова 4) Бит уртасы. Бит очларыннан башланган кызыллык колакларына кадәр барып җитте. Ф.Яруллин. Канат очлары Зарифәнең бит очларын тырнап ала, күзләрен әллә нинди аклык кисә. Р.Мулланурова 5) Очлык, башак. Сөяктән ук очлары, сөңге очлары әмәлли беләләр, аларны чәер яки җилем белән таякка ябыштыра алалар. Т.Нәбиуллин 6) Төреп куелган тукыма кисәге. Җиһангирны озатып калган очтан кисеп алынган комач бит! А.Гыйләҗев 7) күч. Нәрсәнең дә булса башы, башлангычы; асылы, нигезе. Татар милли культура тармакларының зур бер өлешенең очы Каюм Насыйрига барып тоташса, икенче зур өлешенең очы, һичшиксез, Г.Камалга барып тоташа. М.Гали 8) күч. Нәрсәнең дә булса ахыры, бетеме. Хат очы 2. с. мәгъ. Очта урнашкан. Оч бөредән – төп сабак, ә ян бөреләрдән ян сабаклар үсеп чыга. Ботаника. Бәбәк очында гадәттә оч бөре --- була. Биология ◊ Очы-башы булмау 1) Берни билгеле булмау; 2) Буталчык хәлдә булу. Очы-башы күренмәү к. очы-башы булмау. Очы булмау 1) Озакка сузылган эш-хәл турында; 2) Берәр төрле эш-хәлдә ачыклык булмау. Очы күренмәү к. очы булмау. Айлар чаклы озын булды бу көн, Һәм ул озын – очы күренми ---. Ф.Кәрим. Очы-кырые күренмәү Ахыры күренмәгән булу; чикләнмәгән булу. Туксанышар битлек өч дәфтәрне тутырдым инде, тик әлегә очы-кырые күренми. Ф.Яруллин. Карьераның, фәнни очышның очы-кырые юк. Ватаным Татарстан. Очы-кырые юк Бик күп. Ул максатка тотылган чыгымнарның очы-кырые юк. Кызыклар дөньясында. Очына чыгарлык түгел 1) к. очы-кырые юк. Саный китсәң, очына чыгарлык түгел, Ул кылдырткан күп эштән бизә күңел. Ә.Синугыл-Куганаклы; 2) Буталган, ачыклавы бик кыен булган. Очына чыгу 1) Берәр эшне ачыклау, хәл итү, чараларын күрү. Бу дөньяда өч каен, Очына кеше чыгалмас, Ансыз кеше торалмас. Табышмак. [Зитта] бер фикеренең дә очына чыга алмады. Х.Камалов; 2) Анык бер карарга килү. Чөнки күңелдә яңгыраган хатирәләр шул тикле күп, шул тикле каршылыклы һәм буталчык: очына чыгу мөмкин түгел иде... В.Нуруллин. Очын очка туры китерү к. очын очка ялгау. Очын очка ялгау 1) Матди яктан иркен яшәмәү турында. Имтиханнарга әзерләндем, нужа куучыларга кушылып, баржа бушаттым, көнлек ихтыяҗларымның очын очка ялгап барырлык акча эшләдем. Б.Камалов. Очын очка ялгап барабыз бит әле тормышның. Р.Мулланурова. Болай да очын очка ялгап барган авыл хуҗалыгының киләчәген күз алдына китерергә авыр. Мәдәни җомга; 2) Тиешле хәлгә, тәртипкә китерү; 3) Логик яктан бер-берсенә бәйләнгән, төзек булу турында. Ул яктан бездә очы очка ялганмаган нәрсәләр күп булды. Х.Камалов. Очын табу Берәр мәсьәләнең чишелешен табу. Ул кара сукмакның очын тапкандай булдым... Б.Камалов. Ни уйласа да уйларының очы юк, көчәнеп-көчәнеп очын тапса, уйлары барыбер караңгы килеш яшәгән җире сыман дымлы-сөремле килеш кала. Я.Зәнкиев. Очын югалту Төп асылдан читләшү, оныту. Бер-беребезне бүлдерәбез, сораулар яудырабыз, аннары сүзебезнең очын югалтып, сәбәпсез-нисез, тирә-юньне яңгыратып көлергә тотынабыз. З.Фәтхетдинов. Өченчеләре, үзләре тарих комына күмелеп калмасалар да, исемнәрен җуйганнар, нәсел-нәсәпләре очын югалтканнар. М.Мәхмүтов. Очын суга яшерү 1) Берәр начар, яшерен эшне, җинаятьне һ.б.ш.ны ачыкларга мөмкинлек бирә торган билгеләрне юкка чыгару; 2) Сүзне ачык итеп әйтеп бетермәү. Очын яшерү к. очын суга яшерү. Очы очка ялгану Дөрес булу, туры килү. Без инженерлар, әгәр берәр нәрсәнең очы очка ялганмый икән, кат-кат тикшереп, сәбәбен ачыкларга тырышабыз. М.Маликова. Кыз сөйләгәннәрнең очы очка ялганмый кебек. З.Садыйков. Очы-чиге булмау 1) Чиксез күп, күләмле, озын булу турында; 2) Хисләрнең көчле булуы турында. Очы-чиге күренмәү к. очы-чиге булмау. Очы (килеп) чыгу Берәр төрле эш-хәлнең ачыклануы, нинди дә булса нәтиҗә белән тәмамлануы турында |